Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яшел Үзән шәһәрендә "Бишек туе" чарасы узды

Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендәге Мирный бистәсендә «Йолдызлык» балалар бакчасында Яшел Үзән мәгариф идарәсе, Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлекчәсе һәм «Ак калфак»  татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе оештыруында кызыклы гына «Бишек туе» чарасы  уздырылды.
Әлеге чарага мәртәбәле кунаклар да килгән иде. Шуларның берсе республиканың «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова булды. Элеккеге традицияләрне яңарткан тәрбияви «Бишек туйлары» чарасы моңа кадәр беренчеләрдән булып республикада Балтач районында уздырылган. Яшел Үзән бу эстафетаны үз кулына алып  шәһәрнең иң уңайлы һәм матур бакчаларының берсе «Йолдызлык»та оештырган иде. Әлеге бишек туенда катнашкан кунаклар да, ата-аналар да аны югары бәяләде, балаларга да ошады. Анда милли җырлар, биюләр башкарылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев