Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яшел Үзән сәнгать галереясендә Санкт-Петербург рәссамнары күргәзмәсе ачылачак

25 август көнне Яшел Үзән сәнгать галереясендә Санкт-Петербургта яшәүче татар рәссамнарының "Невадан Иделгә кадәр" күргәзмәсе ачылачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә. Чара Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге һәм Кронштад һәм Яшел Үзән шәһәрләре администрацияләре ярдәме белән узачак. Күргәзмә экспозициясенә И.Вахитов, Р.Тимергалеева, Р. Мифтахетдинов, А.Галимов, Е.Чиханова, О. Еремеева, Р. Ремишевская һәм башкалар иҗат иткән әсәрләр керәчәк. Төньяк башкаланың рәссамнары барлыгы якынча 40 эш тәкъдим итәчәк. Күргәзмә Яшел Үзәннең 85 еллыгына һәм Татарстан Республикасы көненә багышлана. Аның кысаларында Кронштадт һәм Яшел Үзән тугандаш шәһәрләре арасында мәдәни элемтәләрне ныгыту күздә тотыла. Татарстан Республикасының даими вәкиллеге алга таба да мондый күргәзмәләр оештырырга тели. Күргәзмә түбәндәге адрес буенча үтәчәк: Яшел Үзән шәһәре, Сәнгать галереясе, Засорин ур., 2 йорт. Оештыручылар алдарак хәбәр иткәнчә, чара 25 август көнне 16.00 сәгатьтә башлана. Рәсемнәрдә - Роберт Мифтахетдинов эшләре.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев