Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яшел Үзән районы Карамалы Тауда күптән көтелгән "Бүләк" мәчете ачылды

Яшел Үзән районы Карамалы Тауда күптән көтелгән «Бүләк» мәчетен ачу тантанасы булды, дип хәбәр итте бүген yashel-uzan.ru.

Әлеге мәчет елдан артык төзелде. Барлык финанслау эшмәкәр Рөстәм Латыйпов тарафыннан башкарылды, тик, ни үкенеч, мәчет ачылуны аңа күрергә насыйп булмады...

Иман йортын төзү аның хыялында йөри ул, бу турыда тормыш иптәше белән дә еш сөйләшә. Бергәләшеп, алар мәчетнең нинди булачагын күзаллыйлар, төзелеш өчен урын эзлиләр, тик өлгерә алмый калалар. Рөстәм әфәнде 2011 елда вафат була һәм шуннан соң Разыя Еникеевагаилә хыялын үзлегеннән тормышка ашырырга алына. Язмыш аны Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин белән очраштыра. Нәкъ менә ул изге төзелеш өчен урынны Карамалы Таудан тәкъдим итә дә.

“Ирем бик күп кешеләргә булышты, хәйрия эше белән шөгыльләнде. Тормыш иптәшемнең бабасының әтисе - танылган Коръән укучы Кыям Карыя. Үземнең бабам да бик динле кеше иде. Генетик хәтер мәчет төзергә кушкандыр инде”, – ди Разыя ханым.

Проектны тормышка ашыру әллә ни авырлык та тудырмый - төзелеш өчен урын да тиз табыла, күркәм идеянең барлык этапларында да бистәнең башлыгы Фоат Шәмсиев ярдәм итеп тора, ә булачак иман йортының проектын Разыя ханымның туганнан туган энекәше Искәндәр Еникеев үз өстенә ала. Меценат күзаллавы буенча, мәчет авыл традицияләре нигезендә һәм балалык хатирәләренә охшарга тиеш була. Якты, иркен һәм тыйнак. Ниятләгәнне алдан кәгазьдәге сызымнар рәвешендә, ә инде аннары төзелеш барышында чынга ашыралар.

“Карамалы Тауда яңа мәдәният йортын ачу тантанасы вакытында, биредә яңа мәчет төзүләрен сорап, Президентка мөрәҗәгать итүче ханымны күбебез хәтерли. Фәрештәләрнең, амин, дигән чагына туры килгән булса кирәк, хәзер иң матур мәчетләрнең берсе Яшел Үзән районында нур чәчеп тора. Разыя Исмәгыйль кызына рәхмәтебез чиксез”, – дип, сәламләде тантанада карамалытаулыларны һәм кунакларны район башлыгы Александр Тыгин.

Мәчет бинасының гадәти кирпеч белән тышланган, ә менә эчке ягы бик үзенчәлекле: идән, дивар, ишекләр – барысы да ап-актан. Төсле бизәкле пыяладан ясалган 21 тәрәзә аша кергән яктылык гаҗәеп матурлык тудыра. Мәйданы 350 кеше сыйдырышлы. Мәчет янында, барлык нечкәлекләренә кадәр уйлап, бик уңайлы хуҗалык блогы төзелгән. Биредә намаз алдыннан юыну өчен аерым бүлмәләр, тантаналар уздыру өчен ашханә–почмак булдырылган. Разыя ханымның, ашханәне зуррак итәсе калган, дигән сүзләренә каршы ирләр белән хатын-кызларның бер табында утырмауларын, шуңа күрә борчылырга бернинди дә нигез булмавын һәм биредә яшәүчеләрнең рәхмәт сүзләрен ишетергә туры килде.

Күптән түгел, биредә яшәүчеләрнең элекке авыл хуҗалыгы кибетенең 20 кв.метрлы кысан бүлмәсендә намазга җыелган вакытлары да бар иде. Шуңа күрә, 8 мең кеше яшәгән бистәдә шундый матур мәчетнең барлыкка килүе чын мәгънәсендә вакыйга булып тора.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев