Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яшь язучылар бер ай дәвамында остазлары ярдәме белән шәп татар хикәясе язачак

Татар шигъриятенең киләчәге буласы яшьләр бүген бәхетсез мәхәббәт турында язса, хикәя-повесть язарга омтылыш ясаган яшьләр ятимлек, онкологик чир һәм башка күңел төшенкелегенә этәрүче темаларга алынганнар. “Татар-информ”да яңа татар прозасы әдәби бәйгесенә багышлап уздырылган матбугат конференциясендә яшьләр әдәбияты һәм, гомумән, татар әдәбияты темасына шактый җитди сөйләшү булды. “Бәйгегә килгән проза әсәрләренең күбесе күз яше чыгара торган хикәяләр. Гадәттә, бәйгеләргә Тукай, әти-әни, эшче профессияләр һәм наркомания турында язалар иде. Бу юлы андый темалар юк. Мәхәббәт, тормыш-көнкүреш темасы, әти-әнине югалту һәм... соңгы вакытта рак белән авыручылар темасы популярлашып китте – ул тема бар”, - диде бәйгене оештыручыларның берсе Йолдыз Миңнуллина. Яшь язучылар бер ай дәвамында остазлары Ркаил Зәйдулла, Халисә Ширмән, Нәбирә Гыйматдинова һәм Илдар Әбүзәров белән шәп татар хикәясе язачак. Яңа татар прозасының тематикасын һәм, гомумән, киләчәген май аенда җиңүчеләр билгеләнгәч күзаллап булачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев