Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яшь татар композиторы Эльмир Низамовның Монте-Карлода башкарылган "Небесное движение" әсәре Мәскәүдә яңгыраячак

Бу хакта Татарстанның симфоник дәүләт оркестрының сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте. “Мәскәү беренче тапкыр: “Татарча ни уйный аласыз?” дип сорады. Беренче тапкыр! Мин Эльмир Низамовны тәкъдим иттем. Мин аның “Небесное движение” әсәрен бер тапкыр Монте-Карлода башкарган идем”, – диде ул. Концерт 28 апрельдә П.И.Чайковский исемендәге Концертлар залында үтә. Мәскәү филармониясенең рәсми сайтындагы мәгълүматка караганда, филармониянең Академик симфоник оркестры Рахманиновның фортепиано белән оркестр өчен 1нче концерты һәм Брамсның 1нче симфониясе белән бергә Эльмир Низамов әсәрен уйнаячак. Дирижер - Александр Сладковский. Фортепиано – Борис Березовский. Шул ук вакытта Александр Сладковский матбугат конференциясендә: "Минем бүгенге композиторларның иҗади фантазиясен уятасым килә. Бер композитор да: “Оркестрга әсәр язарга кирәк “, – дигән үтенечемә колак салмады. Мин монда эшләгән елларда бер әсәр дә китерелмәде. Яшьләр буш сегментның буш икәнлеген күреп аны тутырсыннар иде. Мин: “Оркестр Европага бара, миңа әсәр кирәк “, – дидем. Әсәр юк!” – дип белдерде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев