Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яшь татар композиторы Эльмир Низамов Италиядәге кинофестивальдә уңышка ирешкән

Яшь композитор Эльмир Низамов социаль челтәрдәге битендә үзенең кинематография өлкәсендә беренче уңышлары белән уртаклаша. Илшат Рәхимбайның "Представь" фильмы Италиядә Religion Today халыкара кинофестивалендә иң яхшы саундтрек буларак җиңү яулаган. Фильмның музыкасы авторы - Эльмир Низамов. Композитор үз музыкасын башкарган Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте хорына һәм аның җитәкчесе Николай Болотновка да рәхмәтләрен җиткерә. Искәртеп үтәбез, Илшат Рәхимбайның “Представь” фильмы Казан халыкара мөселман кинофестиваленең төп конкурсында катнашты һәм махсус призга ия булды.    
Рузилә Мөхәммәтова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев