Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яшь тарихчылар Пләтән бистәсе буенча экскурсия оештырды (ФОТО)

Яшь тарихчылар тарафыннан үткәрелгән Пләтән бистәсе буенча экскурсия Габдулла Тукай урамында башланып, Сәйдәшев урамы буйлап дәвам итеп, Шәриф Камал урамына күчеп, Болгар урамына кагылып узып, Фәткуллин урамы буенча барып, Вахитов мәйданында төгәлләнде. Пләтән бистәсе экскурсиясенә утызлап кеше язылган. Аларның төп өлешен экскурсоводлар тәшкил итә, арада музей хезмәткәрләре дә бар иде. Экскурсиядә “Татар-информ” хәбәрчеләре дә катнашты. tar Экскурсия по Пләтән бистәсе Айрат Фәйзрахманов, Артур Тумаков һәм Әскәр Гатиннар алып барган экскурсия “Казань глазами инженера” проекты кысаларында оештырылган иде. Экскурсия башланыр алдыннан Айрат аның Экскурсияләр фестивале алдыннан оештырылуын әйтеп узды. Экскурсия по Пләтән бистәсе Экскурсия по Пләтән бистәсе Экскурсия по Пләтән бистәсе Экскурсия по Пләтән бистәсе Пләтән бистәсе буенча экскурсиягә килүчеләр төрмә урнашкан сәнәгать бистәсенең Совет чорында татар шәхесләре исемен мәңгеләштергән районга әйләнүен авыр кабул итте. Урамнарның җыйнаклык, матурлык белән аерылып тормавын, кичен караңгылыкка чумуын билгеләп уздылар. Дөрес, нәкъ менә шундый бистәдә урнашкан булуы Әҗем мәчетен затлы, матур манарасы киселүдән дә коткарган. Айрат Фәйзрахманов аның читтәрәк урнашуы аркасында сакланып калуына басым ясады. Экскурсия по Пләтән бистәсе Экскурсия программасына инде нигезе дә калмаган 17нче мәчет тә кертелгән иде. Ул хәзер Казан медицина университеты карамагына алынган элеккеге 5нче шәһәр больницасы территориясе булган урында торган. Заманында биредә Иске татар бистәсе зираты булган. “17нче мәчет зират янына йортлар салынып пычрак сулар каберлекләргә акмасын дигән уй белән дә эшләнгән” дип аңлатты Айрат Фәйзрахманов. Экскурсия по Пләтән бистәсе Әлеге мәчет XIX гасыр ахыры - XX гасыр башында Садыйк Хәйбуллин дигән Казан сәүдәгәре тарафыннан төзелә. Ә аның кызы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаган Галиәсгар Камалга кияүгә чыга. Сәүдәгәр әлеге мәчеткә киявен имам итеп куярга теләсә дә, булачак драматург баш тарта. “Тимер юлчылар мәктәбе” дип аталган 13нче мәктәп зират өстендә утырган булып чыкты. “Аның салынганда өч тапкыр януын шуңа бәйлиләр”, - дип аңлата Айрат. Зират янында Бабайлар бакчасы урнашкан. “Яз көне генә монда зур юкәләр үсеп утыра иде. Кичә, экскурсия алдыннан тагын бер кат маршрутны тикшереп чыгарга килсәк, бу урында асфальт күреп гаҗәпкә калдык”, - ди Айрат сырхауханә янындагы машина кую урынына ымлап. Экскурсия по Пләтән бистәсе Тарихчылар шушы бистәдә урнашкан Болгар урамы тарихын да сөйләде. Урамның исеме Борынгы Болгарга бәйле түгел. Ул Болгарский фамилиясен мәңгеләштерә икән. Тарихчылар аның татар профессиональ театрның нигезендә торган “Сәйяр” труппасында эшләгән, соңрак Күчмә театрда иҗат иткән, 1924-26 елларда Буа театры ачу эшен башлап йөргән Социалистик Хезмәт герое Габделбари Болгарский исеменә бәйләп аңлатты. Экскурсия по Пләтән бистәсе Габделбари Болгарский – Гөлсем Болгарскаяның беренче ире. Ире үлгәч, актриса Хәмит Колмәмәткә кияүгә чыга. Хәмит Колмәмәт – Әҗемовлар нәселеннән. Ул данлыклы фамилилягә тап төшермәс өчен, Колмәмәт фамилиясе белән йөри. Шулай итеп экскурсоводлар Гөлсем Болгарскаяның Әҗемовлар гаиләсенә ничек бәйле булуын аңлатты. Бу интригалы сорау экскурсиянең анонсына чыгарылган иде. Экскурсия по Пләтән бистәсе Экскурсиянең бер ноктасы – Пләтән төрмәсе. Биредә шәхес культы чорында бик күп татар һәм рус шәхесләре утырган яки күбесеннән биредә сорау алынган, җәзалау аппаратлары да булган. “Ибраһим Нуруллинның “Колыма хикәяләре”ндә дә Пләтән төрмәсе турында языла. Бөек язучы Аксеновның әтисе дә биредә утырган”, - дип сөйләде экскурсоводлар. Төрмә хәзер дә үзенең беренчел вазыйфасын үтәвен дәвам итә. Экскурсия по Пләтән бистәсе Экскурсия Вахитов мәйданына тоташкан Крестовниковлар заводы янында төгәлләнде. Исеме татар әйтелешенә ятып тормаган завод исемен татарлар бик уңыйлы итеп “Зур торба заводы” дип атаган. Туган як тарихы белән кызыксынучы яшь галим Артур Тумаков Крестовниковлар чыгарган шәмнәрнең бик чиста һәм ап-ак булуын әйтеп узды. Экскурсия по Пләтән бистәсе Ә Пләтән бистәсе, Пләтән урамы, Пләтән мунчалары һәм Пләтән төрмәсе белән Казан тарихына кергән Пләтән сүзе Плетень сүзеннән алынган. Читән үрү, ягьни Сәнәгать биналары һәм тагын да алдарак һөнәрче халык яшәгән бистә өчен бик табигый исем. Ә Пләтән мунчалары Кабан күленә пычрак су агызып күлне пычраткан өчен салым түләмәгән ди. Моны тарихчылар әйтә. “Ул заманда да коррупция булгандыр инде”, - дип нәтиҗә ясап куйды экскурсиягә катнашучылар.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев