Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яшь тамашачы театры һәр сезонны "Артист" спектакле белән башларга уйлый

Көз - татар дәүләт театрларының иҗади сезоннарын ачу чоры. Казанның Габдулла Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театры да күптән түгел тамашачысын кабул итте.

Быелгы 30нчы сезонны театр Габдулла Кариевның «Артист» пьесасы нигезендә куелган премьерасы белән башлап җибәрде. Әлеге әсәр Габдулла Тукай премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла инсценировкасы буенча әзерләнгән. Сезонны “Артист” спектакле белән башлау очраклы түгел. Быел Габдулла Кариевның тууына 130 ел. Бу әсәр театрның визит карточкасына әйләнүе дә бар.

Спектакль башланыр алдыннан, Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының директоры Мансур Ярмиев узган елга нәтиҗәләр ясады, артистларның уңышлары белән уртаклашты. Артистлар җәе буе ял итеп кенә утырмаган. Россиянең төрле хәрби частьләренә барып солдатларга татарча спектакльләр куйган, бу эшләрен алга таба да дәвам итәргә уйлыйлар. Чувашия республикасында узган «Әкияти палитра» милли яшьләр һәм яшь тамашачылар театрлары фестивалендә театрның баш режиссёры, Россиянең атказанган артисты Ренат Әюпов «Яшьләр өчен иң яхшы спектакль (режиссура)» номинациясендә җиңү яулаган.

«Әкияти палитра» фестивале беренче тапкыр үтте. Анда күп кенә чит төбәкләрдән, әйтик Чувашия, Татарстан, Мари Эл, Ульяновск өлкәсендәге яшь тамашачы театрлары катнашты. “Безнең “Алмачуар” спектаклен тамашачы бер сулышта карады. Әсәрнең төп герое – Закирның, аты Алмачуарга карата мәхәббәтенә күпләр битараф калмады. Тамашачының ихлас хисләре безне дулкынландырды,- ди театрның директоры Мансур Ярмиев. Театр коллективы Ялтада узган VIII Халыкара «ТЕАТР. ЧЕХОВ. ЯЛТА» дигән театр фестивалендә дә көчен сынаган. «Милли традицияләрне саклап калу» һәм «Профессиональлек дәрәжәсе» исемле ике номинациядә лауреат исеменә лаек булганнар. Хатын-кыз, ир-ат ролен иң яхшы башкарган артистларга дипломнар тапшырылды.

Театрның планнары зурдан. Репертуарны баетып, кайчандыр сәхнәгә куелып та, төшеп калган әсәрләрне яңадан торгызырга җыеналар. Рәдиф Сәгъдинең «Гашыйклар утравы»н, Разил Вәлиевнең «Ләйлә-Мәҗнүн» әсәрен сәхнәләштерергә телиләр. Быел, спектальләрдә музыкаль бизәлеш, хореграфик элементларга аеруча да зур игътибар бирелер, мөгаен. Күпләргә таныш биюче, Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрының балет труппасында өч сезон эшләгән, Петербургта белем туплап кайткан Нурбәк Батулла театрда баш балетмейстер булып урнашкан. Хәзер ул артистларга яңа алымнар, үзенчәлекле хәрәкәтләр өйрәтә. Театр быел тамашачыларын яңа бинада кабул итәр дип уйласак та, кызганычка, ремонт төгәлләнеп өлгермәгән. Сезонны кабат “Әкият” курчак театры бинасында башлап җибәрергә туры килгән.“Төзекләндерү эшләренең 70 проценты башкарылган инде. Шулай да ахырга таба иң катлаулысы - эчке эшләр калып бара. Кеше гомере дә шулай бит, башта тиз барасың, ашыгасың, ахырга таба, олыгайган саен кеше акрыная. Әмма, яңа елдан насыйп булса, яңа бинада спектакльләр куелыр,дип өметләнәбез,- ди Мансур Ярмиев.

Чыганак: http://www.shahrikazan.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев