Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яшь режиссерлар сәхнәдә татар тарихын бозып күрсәтә

Бу хакта Татарстан Фәннәр академиясендә филология фәннәре кандидаты, Казан университетының Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Миләүшә Хәбетдинова хәбәр итте. Исегезгә төшереп узабыз, Татарстан Фәннәр академиясенең кече залында “Кәрим Тинчурин һәм татар театры” дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Әлеге проект Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры белән берлектә, татар халкының атаклы драматургы Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел булу уңаеннан оештырылды.
“Cоңгы елларда татар сәхнәсенә тарихи әсәрләр менә башлады, - ди Миләүшә Хәбетдинова. – Тинчурин, Нәкый Исәнбәт әсәрләрен сәхнәгә куйганда, безнең яшь режиссерлар, артистлар бер хатага тап була. Алар техник элементлар артыннан барып, яңа театраль ысуллар кулланып, тарихыбызны тар-мар китерә. Бүген милләтнең язмышы кыл өстендә. Безнең балалар китап укымый. Мәктәптә татар тарихын өйрәнү өчен 8-10 сәгать бирелсә дә, укытучыларның күбесе ул дәресләрне үткәрми. Безнең балалар милли тарихыбыз турында мәгълүматны театрдан ала. Спектакльләрне сәхнәләштергәндә, белегечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Театр сәнгате өлкәсендә көчле белгечләр кими бара. Безнең яшь буын Интернет челтәре белән генә эшли. Төпле, фикерле авторларның хезмәтләре кагәзьдә генә кала. Ә яшьләр милләт тарихын җиңел генә - Интернетка кереп өйрәнә”.
Миләүшә Хәбетдинова үз чыгышында Буада быел булып узган "Буа талиясе театр лабораториясе" дигән театраль чарада тәкъдим ителгән эскизларга да тукталып узды. “Татар театр тарихына багышланган әсәр, комик кысаларыннан чыкмады, ди ул. - Бу - безнең алтын чорыбыз, кемнән көләбез? Безнең хәзер көлә торган чакмы? Ник безнең яшь режиссерлар татар театр тарихын өйрәнмәгән? Әлмәт театры куйган “Качаклар” спектаклен карагач, өч көн еладым. Чөнки бу спектакльдә Нәкый Исәнбәт, Гаяз Исхакый, Галимҗан Барудилар күрсәтелә. Әсәрне язганда, Исәнбәт авыр проблемаларны чишкән.  Ә бүгенге көн сәхнәсенә әсәрне чыгарганда, без уйлап эш итәргә тиеш. Без бит сәхнәдә Гаяз Исхакый образын тудырабыз, Галимҗан Барудины күрсәтәбез. Мәдрәсә төзегән кеше, татар халкын ачлыктан коткарган кешене алай сурәтләргә ярамый. Милли тарихны сәхнәгә бергәләшеп чыгарырга кирәк! Театр балаларыбызны, безне тәрбияли. Без - совет мәктәбен тәмамлаган буын, безгә татар тарихын өйрәтмәделәр”.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев