Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яшь режиссер Рафаэль Таһиров театр сәхнәсенә "Ак бүре" әкиятен чыгарырга хыяллана

“Әкият” Татар дәүләт курчак театрының яшь режиссеры Рафаэль Таһиров курчак театры сәхнәсенә “Ак бүре” әкиятен чыгарырга хыяллана. Бу хакта ул “Теремок” әкиятен сәнгать советына күрсәтер алдыннан “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде. “Мин бу әкиятне үзем өчен яңа гына ачтым. Нигәдер ул балачакта укылмый калган. Гаҗәеп әкият, эпик әсәр!” – диде ул татар халык әкиятенә сокланып. Рафаэль әкиятне оригиналда укып чыгып, инсценировкасын да әзерли башлаган. Татар халык әкиятләрен рус телендә куеп, “Әкият” курчак театры татар фольклорын дөньяга чыгара. Әйтик, шушы көннәрдә театр коллективы Сахалинда “Өч кыз” әкиятен күрсәтеп кайтты. Әкият рус телендә куелган. "Гастрольләргә милли әсәрләр алып чыгарга тырышабыз", – ди театр директоры Роза Яппарова.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев