Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яшь музыкантларны П. И. Чайковский исемендәге XVI Халыкара конкурсның республика этабында катнашырга чакыралар

6+

Балалар музыка мәктәпләре укучылары арасындагы иҗади конкурс бөек рус композиторының мирасын популярлаштыру һәм сәләтле балаларны ачыклау максатыннан үткәрелә. Республика этабын гамәлгә куючы - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.

Конкурс читтән торып үткәрелә - катнашучылардан түбәндәге номинацияләр буенча видеоязмалар кабул ителә:

-  фортепиано

-  скрипка

-  виолончель

- аерым  җырлау

- тынлы инструментлар

Материаллар кабул итүнең соңгы көне -11 март. 

Жюри составы: Ф. И. Хәсәнова - Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры,  Н. П. Варшавская - Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры, Р. Х. Молчанова - И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең өлкән укытучысы, Л.Н.Исмәгыйлева - И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте укытучысы,  ТР атказанган артисты, Д. С. Деликатный - Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршындагы урта махсус музыка мәктәбенең тынлы һәм бәрмә инструментлар бүлеге мөдире.

Смотр 27 март көнне П. И. Чайковский исемендәге 1нче балалар музыка мәктәбе базасында узачак. Адресы: Казан шәһәре, М. Горький урамы, 22/26 йорт, элемтә өчен: 2930291 (Марина Людвиговна Гейст).

Лауреатлар конкурсның республика этабында җиңүче грамотасын алачак. Төп приз – 2019 елның  25-27 июнь көннәрендә Мәскәүдә яки Санкт-Петербургта үткәреләчәк П. И. Чайковский исемендәге XVI Халыкара конкурсның финалында катнашу.

mincult.tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев