Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Яшь буында каһарманлык хисләрен тәрбияләүгә зур өстенлек бирергә кирәк" - Фәридә Мортазина

Бүгенге көндә музейлар халыклар дуслыгын да пропагандаларга тиеш. Яшь буында каһарманлык хисләрен тәрбияләүгә зур өстенлек бирергә кирәк,  - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее директоры  Фәридә Мортазина  «Музейлар һәм хәрби-патриотик тәрбия» дип аталган фәнни-гамәли семинар вакытында. «Яшьләрдә партриотизм хисләре тәрбияли алмасак, безнең миссия үтәлмәгән була, - ди Фәридә Мортазина. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 72 ел узса да, һәр көн саен диярлек яңа фактлар, яңа тарихи мәгълүматлар табыла тора. Бөек Җиңүдән ераклаша барган саен, сугыш темасына игътибар арта гына бара. 1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы виртуаль музеенда безнең Лаеш корпунктындагы «Персона»га ветераннарның, сугыш чоры балаларының биографияләрен, фашист тоткынлыгында булучыларның хатирәләрен урнаштырып барабыз.  Якташыбыз, сугыш каһарманы Антон Пузраков фотосын, биографиясен һәм хатирәләрен виртуаль музейга урнаштыргач, Мәскәүдән оныгы шалтыратып олы рәхмәтләрен җиткерде. Менә хәзер солдат оныгы белән элемтәләрне җайга салдык. Ул безгә Мәскәүдән бабасының электрон вариантта көндәлеген дә җибәрде. Музейга көндәлекнең үзен дә бүләк итәргә теләвен белдерде. Музейларның әһәмиятен менә шундый  очракларда аеруча нык аңлыйсың», - ди музей директоры. Лаеш музеенда бүгенге көндә 158 сугыш чоры хаты саклана икән. «Бу хатлар белән танышканда, өлкән буын вәкилләренең фидакярьлегенә сокланып куясың. Зарлану-сыкрау юк алларда. Җиңү, Бөек Җиңүне якынайту өчен барысына да әзер булган ватандашларыбыз. Без районда сугыш һәйкәлләренә дә аерым игътибар күрсәтәбез. "Местопамяти" сайтына үз районыбызның һәйкәлләрен урнаштырдык инде», - диде Фәридә Мортазина.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев