Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Яшь буын" татар яшьләр оешмасы Төмән мәктәпләрендә татар дәреслекләрен кайгырта

Төмән өлкәсендәге этномәдәни белем бирүче мәктәпләргә “Яшь буын” татар яшьләр оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов үткән ел 1235 данә федераль дәүләт стандартларына нигезләнгән татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре алып кайткан иде инде. Быел да мәктәпләрдән гаризалар җыйган.

"Быел 8, 9 сыйныфлар өчен генә татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре азрак санда булды. Алар гаризалар буенча таратылды. Җәен Бөтендөнья татар конгрессына барганда матур әдәбият та сораган идем. Ул китапларны да алып кайттым. Алар Яркәү районындагы – 10, Ялутор районындагы – 7, Төмән районындагы 8 китапханәгә бирелде. Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәреннән килеп алдылар. Шуңа шатландым да бер яктан: андагы рус хезмәткәрләре рәхмәтләрен яудырып кабул итеп алдылар. Дәреслекләрне сатып алырга теләүче мәктәпләр дә бар бүгенге көндә. Киләчәктә шул юнәлештә дә эш алып барырга туры килер, бәлки. Укыту методикасы турында укытучылардан күп сораулар булды. Ул турыда да белештем. Бу методиканы дәреслек авторларыннан сатып алырга кирәк. Алар белән турыдан-туры элемтәгә керергә һәм үз кулларыннан гына алу мәсьәләсен хәл итүне планлаштырам”, - дип хәбәр итә Фәрид Корманов.

Фәрид Корманов ярдәме белән үткән ел әлегә Татарстан бирә ала торган дәреслекләрне Вагай районы мәктәпләре үзләренә кирәк күләмдә алып өлгерделәр. Быел Яркәү, Ялутор, Төмән районнары этномәдәни белем бирү йортлары дәреслеккә иҗтыяҗларын тулыландырды. Ә Түбән Тәүдедәге мәктәпләр бу мөмкинлектән әле файдаланмый кала.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев