Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Яшь белгечләрне республикага кайтарырга тырышырга, аларның монда эшләве өчен шартлар тудырырга кирәк" - Рөстәм Миңнеханов

Бөтенроссия мәктәп олимпиадалары җиңүчеләренең 70 проценты, шулай ук Бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырган укучыларның бер өлеше дә, кагыйдә буларак, алга таба уку өчен Мәскәү, Санкт-Петербургка, чит илләргә китә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Икътисади совет утырышында шулай дип белдерде. Аның сүзләренчә, яшь белгечләрне Татарстанда тотып калу буенча чаралар күрергә кирәк. Утырышта республика икътисады үсеше өчен профессиональ кадрлар әзерләү, хезмәт базары проблемалары күтәрелде.

Республика башлыгы билгеләп узганча, мәктәпне Татарстанда тәмамлап, югары белемне читтә алган яшь белгечләрне республикага кайтарырга тырышырга, аларның монда эшләве өчен шартлар тудырырга кирәк. “Бу проблеманы хәл итү өчен, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгына талантлы балалар белән эшләве, аларның республика югары уку йортларында белем алып, Татарстан оешмаларында эшләвенә ирешү мөһим. Читкә киткән яшьләрне республикага, алдынгы белем бирү үзәкләренә кайтарырга тырышу зарур”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Президент күптән түгел Мәскәүдә узган яшьләр белән очрашуга тукталып, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты, Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты, Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты һәм башка вузларын тамамлаучы белгечләренең республикага кайтырга теләвен әйтте. “Бу вузларда безнең вәкилләр күп. Бу белгечләргә республикада ихтыяҗ бар, әмма республикада алар белән беркем шөгыльләнми. Алар үзләре үк очрашуда “Без анда кирәкме соң?” дип сорый. Әлбәттә, кирәк! Без һаман Иннополис, “Алабуга” махсус икътисади зонасы, “Татнефть” дип сөйлибез...Һәр предприятиенең вузларны тәмамлаучылар исемлеген һәм анкетасын алырга мөмкинлеге бар бит, моны төгәл аңларга тиешбез”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да республикада яшь белгечләргә ихтыяҗ зур булуын билгеләп үтте. Ул халыкның олыгаю темплары, ил күләмендәге гомуми сан белән чагыштырганда, 30 процентка югарырак булуын әйтте. “Без яшь кадрларга мохтаҗ. Эш белән тәэмин итүчеләр дә кадрларга ихтыяҗ буенча үз запросларын формалаштырырга тиеш”, - дип, министр бу мәсьәләгә җитди мөнәсәбәт булырга тиешлеген белдерде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев