Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яшь белгечләр җитмәү – аграр тармакта актуаль проблемаларның берсе

Ә менә Азнакайның “Марс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә шушы авылда туып үскән япь-яшь белгечләр бык тырышып, ямь табып эшли. Күрсәткечләре дә яхшы: бер сыердан көнгә 14әр литр сөт савалар, терлекләрнең баш саны артканнан-арта бара. Хезмәт хаклары вакытында бирелеп, эш шартлары яхшы булгач, яшьләр нигә авылда калмасын икән, дип яза районның “Маяк” газетасы. Хуҗалык яшьләрне торак белән тәэмин итү, яшәү шартларын яхшыртуда да булыша. Авылда соңгы елларда гына да өч яшь гаилә төзелгән, сабыйлар якты дөньяга аваз салган. Биредә кече яшьтән үк балаларда малларга, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләүгә игътибар зурдан. Яшьләрнең авылда эшкә калуының төп сере дә әнә шундадыр. Кәкре Елга авылы элек-электән Рушан Зарипов җитәкчелегендә “Тулпар” ат-спорт мәктәбе белән дан тота. Аның инициаторы – 30 ел ферма мөдире булып эшләгән, бүгенге көндә хуҗалык җитәкчесе Рамил Зарипов. Балалар бакчасыннан килгән нәниләр дә, мәктәп укучылары да шулар белән мәш килә. Хуҗалык җитәкчелеге кадрлар мәсьәләсенә аеруча игътибарлы. Мисалга, хәзерге вакытта авыл егете Илсур Сабиров “50х50” программасы буенча аграр университетта белем ала. Димәк, хуҗалыкта кадрлар мәсьәләсе киләчәктә дә хәл ителгән дигән сүз. Үз җирлекләрендә яшәп, туган ягын яратканнар эшләгәндә, яңадан-яңа яшь гаиләләр төзелгәндә авыл да, хуҗалык та яши, диелә Азнакай газетасында. Фотосурәттә (уңнан - сулга): ветеринар-табиб Сания Ахунова, терлекчелек буенча бухгалтер Ләйлә Ибраһимова, исәпче-лаборант Регина Мостафина, терлекче Руслан Зарипов, баш ветеринария табибы Артур Фәррахов, көтү тулыландыру технигы Илнур Сәхватшин – һәммәсе бәхетләрен туган җирләрендә тапкан яшь белгечләр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев