Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яшь башкорт язучысы Айгиз Баймөхәмәтовның "Ҡалдырма, әсәй!" әсәре татар телендә дөнья күрәчәк

Яшь башкорт язучысы Айгиз Баймөхәмәтов өченче китабын тәмамлаган. "Урам балалары" әсәре басмага әзерләнә.  Китап сукбай балалар тормышына багышлана, диде автор "Татар-информ" хәбәрчесе белән әңгәмәсендә. Айгизнең әйтүенчә, әлеге темага башкорт телендә күптән инде китаплар язылганы юк. Сукбайлык, үткән гасыр проблемасы кебек тоелса да, бүген дә мөһим булып кала бирә. Автор үз китабында кеше тормышында гаиләнең әһәмиятен тасвирларга омтылган. Китап 3 мең данә тираж белән чыга, рус теленә дә тәрҗемә ителәчәк. Республика китапханәләре автордан, басылып чыкканчы ук, яңа китабын соратып куйганнар инде. Моның сәбәбе мәгълүм: Айгиз Баймөхәмәтовның иң беренче язылган - «Ҡалдырма, әсәй!» («Не оставляй, мама!») исемле автобиографик повесте  - бүген  Башкортстанда иң күп тиражлы заманча китап.  Ул инде күптөрле телләргә тәрҗемә ителгән. Әсәр, китап буларак, төрле телләрдә - 30 мең данә һәм Интернет аша 100 мең тапкырдан артык күчереп алып укылган. Татарстан укучылары өчен дә күңелле хәбәр җиткерде Айгиз: "Калдырма, әнкәй!" китабының татар теленә тәрҗемәсе Уфада әзерләнә. Автор аны февраль-март айларында басылып чыгар, дип ышандырды. Аннан соң Казанга килү теләге булуын да әйтте. "Башкортстан, Казан һәм Чаллыдан миңа татар теле укытучылары үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Алар "Калдырма, әнкәй"не татар теле дәресләрендә файдалануларын, укучыларның, әдәбият дәресеннән чыгып китәргә дә теләмичә, әсәрне укуны дәвам итүне сорауларын җиткерделәр. Китапны татар теленә дә тәрҗемә иттерүемне үтенделәр, ди яшь автор. Автобиографик повестьны татар теленә Башкортстанда яшәүче татар шагыйре, галим Руслан Сөйләйманов тәрҗемә иткән. М.Гафури исемендәге Башкортстан  академия драма театрында һәм Х.Намсараев исемендәге Бурятия драма театрында бу повесть мотивлары буенча спектакльләр куела. 2015 елда китап авторы Башкортстанның Ш.Бабич исемендәге Дәүләт яшьләр премиясенә лаек булган. Яшь авторның икенче китабы «Әкиәтһеҙ бала саҡ» («Детство без сказок») дип атала. Аны да татар теленә Руслан Сөләйманов тәрҗемә иткән булган. Айгиз Гыйззәт улы Баймөхәмәтов (1988) - башкорт журналисты һәм язучысы. Россия һәм Башкортстан Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы. Шәехзадә Бабич исемендәге республика яшьләр премиясе лауреаты. Уфада яши.
 Сания Әхмәтҗанова, Татар информ
Фото: bashinform.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев