Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Ярым-ярты өйрәнгән килеш кенә Тукайны сәхнәләштерергә ярамый" - Мансур Ярмиев

“Туган телем – Тукай теле” I Бөтенроссия фестиваль-бәйгесендә жюри әгъзасы булган Габдулла Кәриев исемендәге яшь тамашачы театры җитәкчесе Мансур Ярмиев катнашучыларның әзерлексез килүе турында әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә белдерде. “Мин катнашучыларны вокал һәм театр сәнгате буенча осталыкларын бәяләдем. Шуны әйтергә кирәк, алар әзерләнеп килмәгәннәр, чөнки бик нык ялгышалар. Татар балалары татарча сөйләгәндә дә ялгышлык җибәрәләр. Мөгаен, алар каушыйлар яки әзерләкләре шундый гына. Мин әле бу күренешне фестивальләрнең артып китүе белән дә бәйләр идем. Әзерлекнең түбән икәнлеге күренеп тора”, – ди Мансур Ярмиев. Мансур Ярмиев рус телле катнашучыларның Тукайны өйрәнүе татарлар өчен дәрәҗә дип саный: “Театр өлкәсендә дә мондый күренеш сизелә. Әмма араларында кая киләсен белеп килүчеләр бар. Тукай ул бер генә. Ярым-ярты өйрәнгән килеш кенә Тукайны сәхнәләштермәсеннәр иде. Чыгыш ясаучылар арасында руслар да бар. Аларның Тукайны башкаруы безнең өчен шатлык, дәрәҗә”. Габдулла Кәриев исемендәге яшь тамашачы театры җитәкчесе балаларның күңелендә Тукай яшәргә тиеш дигән фикердә: “Катнашучыларда мәҗбүрилек сизелә. Балаларны әзерләгәндә, аларны “Тукай!” дип ашкындыру кирәк”, - диде ул.  
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев