“Яровая законы”н кире кагу петициясе кирәкле 100 мең тавышны җыйды

Депутат Ирина Яровая һәм сенатор Виктор Озеров тарафыннан эшләнгән терроризмга каршы кануннар пакетын кире кагу петициясе Россия җәмәгать инициативасы сайтында аны карау өчен кирәкле 100 мең тавыш җыйды, дип хәбәр итә ТАСС. Законны гамәлдән чыгару өчен 1,4 мең кеше петицияне имзалаган Петициядә әлеге законның “бик күп акча таләп итә һәм күп кенә интернет-компанияләрнең бөлгенлегенә китерергә мөмкин”, шулай ук “кеше хокукларын кыса” диелә. Терроризмга каршы кануннар пакетын Россия Президенты Владимир Путин 7 июльдә имзалады. 2018 елның 1 июленнән ул элемтә операторларын өч ел дәвамында тавыш мәгълүматын һәм текстлы хәбәрләрне кабул итү, юллау, җиткерү һәм эшкәртү фактларын саклау бурычын куя. Рәсемнәрне, тавышны һәм видеомәгълүматны операторлар алты ай сакларга тиеш. Барлык әлеге мәгълүматлар, шулай ук, махсус хезмәтләр соравы буенча бирелергә тиеш.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: