Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ярминкәләрдә булмый калмагыз!

10 сентябрьдән Казан, Чаллы территориясендә һәм "Яңа Тура" технополисында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре ачыла. Сатып алучылар өчен Татарстанның әйдәп баручы җитештерүчеләреннән иң яхшы продукцияләр сатып алу мөмкинлеге булдырылган, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Республика башкаласында ярминкәләр 10 сәүдә мәйданчыгында оештырылачак.

Республиканың муниципаль район һәм предприятиеләре тарафыннан җитештерелгән продукция Авиатөзелеш районында “Бәхетле” сәүдә үзәге (Ленинград ур., 27) каршындагы мәйданчыкта сатыла.

Вахитов районында авыл хуҗалыгы продукцияләрен Груздев урамында административ бина каршында территориядә, Тинчурин исемендәге сквер каршындагы мәйданчыкта сатып алырга мөмкин.

Киров районында ярминкә “Җиләк бистәсе (Ягодная слобода)” сәүдә үзәге каршындагы мәйданчыкта уза.

Мәскәү районында исә Коләхмәтов һәм Восстания урамнары очрашкан турыдагы мәйданчыкта (“Пятерочка+” супермаркеты каршындагы территория) үтә.

Яңа Савин районында “Бәхетле” сәүдә үзәгенең парковка мәйданчыгында (Ямашев ур., 71а) шулай ук авыл хуҗалыгы ярминкәсе сатып алучыларны үзенә чакыра.

Совет районында авыл хуҗалыгы продукциясен ике сату мәйданчыгында – “Казан” агросәнәгать паркында (Аграр ур., 2) һәм Дәрвишләр бистәсендә (“Дәрви” базары территориясендә, Липатов ур., 7) сатып алырга була.

Идел буе районында - "Чулпан" мәдәният үзәге янындагы мәйданчыкта.

Чаллыда ярминкәләр өч мәйданчыкта - Сарман трактында, Г.Камал исемендәге бульварда һәм «Южный» агросәнәгать паркында.

Моннан тыш, авыл хуҗалыгы ярминкәләре Татарстан Яшел Үзән районы Октябрь бистәсендә "Яңа Тура" технополисы территориясендә оештырылачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев