Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Ярдәм" мәчетендә тернәкләндерү курслары ачылачак

Казанның “Ярдәм” укыту-тернәкләндерү үзәгендә ДЦП диагнозлы, култык таяклары белән һәм инвалид арбада йөрүчеләр өчен тернәкләндерү курслары башлана, дип хәбәр итә үзәкнең мәгълүмат үзәге.

Курслар 19 ноябрьдән алып 4 декабрьгә кадәр барачак. Анда Татарстан һәм Россиядән, якын һәм ерак чит илләрдән килгән кешеләр белем алачак. Курсларга 18 яше тулган инвалидлар кабул ителә. Аларның нинди милләттән һәм нинди дин тотуы мөһим түгел. Курслар вакытында шулай ук мәдәни, спорт чаралары, экскурсияләр, табигатькә чыгулар да булачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев