Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

“Ярдәм” ислам хәйрия фонды ифтарларны көн саен 1200 кешелек итеп оештыра

Рамазан ае дәвамында Казандагы “Ярдәм” фонды карамагындагы дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге һәм “Ярдәм” мәчете янындагы “Рамазан чатыры”нда 16 майдан 14 июньгә кадәр ифтарлар уза. Бу турыда “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды матбугат үзәге хәбәр итә. “Ярдәм” ислам хәйрия фонды “Ярдәм” мәчетендә ифтарларны көн саен 1200 кешелек итеп оештыра, сәхәрләргә 250гә якын кеше килә. Ай дәвамында казанлыларны һәм Татарстан башкаласы кунакларын ифтар ашлары белән сыйлаучы иганәчеләр арасында дини лидерлар, сәясәтчеләр, эшкуарлар, мәдәният һәм фән эшлеклеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре бар. "Мөселманнар өчен изге булган Рамазан аенда, кояш баю белән, һәркемне бәйрәм табынына авыз ачарга, мөселманнарның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, рухи дөньясы белән танышырга чакырабыз", диелгән әлеге хәбәрдә.
  • “Рамазан чатыры” – ул уникаль мәдәни-хәйрия һәм мәгърифәтчелек проекты. Ел саен үз тирәсенә төрле милләт һәм төрле диндәге меңләгән кешене җыя.  “Рамазан чатыры” кунакларын имам вәгазе, матур итеп Коръән уку, шигырьләр һәм нәшидләр, бәйрәм табыны көтә. Нәкъ менә ифтарлар Исламның асылын – тынычлык ярату, киң күңеллелек һәм кунакчыллык сыйфатларын ачып бирә.
  • 2018 елда, Рамазан ае, кояш бату белән, 15 майда керә. Шул көнне ястү намазыннан соң беренче тәравих намазы укыла. 16 майда - Рамазан ае уразасының беренче көне һәм беренче ифтар. 15 июнь – Ураза гаете.

"Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев