Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Яратылмый калган ярлар" спектакле белән Казанда "Һөнәр" фестивале башланды (ФОТО)

9 декабрь 17.00 сәгатьтә Камал театрында IX "Һөнәр" Бөтенроссия яшь режиссерлар фестивале башланды. IX "Һөнәр" Бөтенроссия яшь режиссерлар фестивале үз эшен Чаллы татар дәүләт драма театрының соңгы премьерасы булган "Яратылмый калган ярлар" спектакле белән башлап җибәрде. В ТЕАТРЕ КАМАЛА СОСТОЯЛОСЬ ОФИЦИАЛЬНОЕ ОТКРЫТИЕ ФЕСТИВАЛЯ "РЕМЕСЛО" Спектакль алдыннан тамашачыны Татарстан Мәдәният министрлыгының Һөнәри сәнгать һәм сәнгати белем бирү бүлеге мөдире Дилия Хәйретдинова сәламләде, фестивальгә уңышлар теләде. Фестивальнең программа директоры, театр белгече Нияз Игъламов фестивальнең программасы белән таныштырып үтте. Театр актеры, Татарстанның халык артисты Булат Сәлаховның "Яратылмый калган ярлар" исемле драма әсәрен Башкортстан режиссеры Илсур Казакбаев сәхнәләштергән. Рәссамы – Россиянең һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Валерий Яшкулов, композитор – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илшат Яхин, хореограф – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәлимә Әминова. В ТЕАТРЕ КАМАЛА СОСТОЯЛОСЬ ОФИЦИАЛЬНОЕ ОТКРЫТИЕ ФЕСТИВАЛЯ "РЕМЕСЛО" Спектакльдә Бөек Ватан сугышы елларындагы хатын-кызлар хезмәт лагерендагы тормыш сурәтләнгән. Ачлыкка, суыкка, авыр эш шартларына түзә алмыйча рус кызы Катя, немец кызы Анна Мария, татар кызы Илсөяр качып китәләр. Анна Мария юлда сөйгәне янына кире борыла, Катяны аталар, Илсөяр авылына кайтып җитә. Әмма ул кайтканда әнисе үлгән, энеләре язгы бодай ашап агуланып дөнья куйган, әтисеннән һәм абыйларыннан үлем хәбәре килгән, әбисе дә оныгын көтеп җиткерә алмыйча кайгыдан вафат булган. Спектакль Камал театрының Кече залында ныклы аншлаг белән үтте. В ТЕАТРЕ КАМАЛА СОСТОЯЛОСЬ ОФИЦИАЛЬНОЕ ОТКРЫТИЕ ФЕСТИВАЛЯ "РЕМЕСЛО" Спектакльдән соң артистлар һәм спектакльне куючылар белән бергә фикер алышу булды. Театр белгечләре әсәрне югары бәяләделәр, фестивальләргә юлларга тәкъдим иттеләр. Бүген “Һөнәр” фестивале кысаларында Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында һәм Казан яшь тамашачы театрында Э.Э.Шмиттның “Ибраһим әфәнде һәм Коръән чәчәкләре” пьесасы буенча куелган спектакльләрне күрсәтә. Аның берсен режиссер - Елена Кудряшова, икенчесен Илгиз Зәйниев куйган. В ТЕАТРЕ КАМАЛА СОСТОЯЛОСЬ ОФИЦИАЛЬНОЕ ОТКРЫТИЕ ФЕСТИВАЛЯ "РЕМЕСЛО" В ТЕАТРЕ КАМАЛА СОСТОЯЛОСЬ ОФИЦИАЛЬНОЕ ОТКРЫТИЕ ФЕСТИВАЛЯ "РЕМЕСЛО" В ТЕАТРЕ КАМАЛА СОСТОЯЛОСЬ ОФИЦИАЛЬНОЕ ОТКРЫТИЕ ФЕСТИВАЛЯ "РЕМЕСЛО"  
 Рузилә Мөхәммәтова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев