Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яр Чаллының Тарих һәм төбәк музеенда "Кыргый су асты дөньясы" халыкара фотокүргәзмә ачыла

18 гыйнвар көнне Яр Чаллының Тарих һәм төбәк музеенда “Кыргый су асты дөньясы” халыкара фотокүргәзмәсе эшли башлый. Анда Индонезия, Филиппин, Куба, ЮАР, Кайман утраулары һәм планетабызның башка экзотик урыннарыннан 100 иң яхшы хезмәт тәкъдим ителә, дип белдерә “Шәһри Чаллы” газетасы. Музей хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, күргәзмә балаларга да, зурларга да кызыклы булачак. Анда күргәзмәгә куелган хезмәт авторлары белән аралашып, су асты дөньясы турында шактый гына мәгълумат белеп булачак. Моннан тыш, күргәзмәне караганнар фотобәйгедә дә катнаша алалар. Күргәзмә 15 февральга кадәр эшлиячәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев