Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яр Чаллыда "Яңа ел казы" ярминкәсе узачак

"Яңа ел казы" ярминкәсе шәһәрнең Азатлык мәйданында һәм Сарман трактында булачак. Аның беренчесе 17 декабрьгә билгеләнгән, диелә “Шәһри Чаллы” газетасы игъланында. Моннан тыш, атна саен Чаллыда ике мәйданчыкта: Г.Камал бульварында һәм Сарман трактында авыл хуҗалыгы ярминкәләре бара. Анда 11 районнан 78 мең тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән, сәүдә өчен 220 урын булдырылган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев