Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яр Чаллы язучылары "Әдәби 2017 ел"га йомгак ясады

Шәһәрнең үзәк китапханәсе залына Чулман төбәгендә яшәп иҗат итүче, Татарстан язучылар берлеге әгъзалары җыелды, дип яза җирле басма. Җыелышка Казаннан берлек рәисе Данил Салихов та килгән иде. Шулай ук анда Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов та катнашты. Язучылар алдында 2017 елда башкарылган эшләр турында бүлекнең җаваплы сәркатибе Факил Сафин нотык тотты. Аның чыгышында күренгәнчә, Чаллы язучылары быел актив иҗат иткәннәр, җәмәгать тормышында актив катнашканнар. Факил Сафин үз чыгышында республикада бирелә торган әдәби бүләкләрне төбәкләрдә яшәп иҗат итүчеләргә бирелмәве (шул исәптән Тукай премиясе дә) гаделсезлек, дип ассызыклады. Чаллы язучыларының җыелырга үз бүлмәсе булмавы хакында да искәртеп китте. Җаваплы сәркатиб язучылар яулаган әдәби уңышлар, чыгарган китаплар турында да сөйләде. Данил Салихов үз чыгышында Чаллы язучыларның проблемаларын хәл итүдә бергәләп шәһәр җитәкчеләре белән эшләячәген белдерде. Күп сорауларга җавап бирде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Хәлимов язучыларның актив эшләвен билеләп үтте, татар телен укыту белән килеп туган вәзгыятьтә бирешмәскә чакырды. Ул мәктәпләрдә татар телен укыту буенча яңа караш, яңача эшләү кирәклеген әйтте. Бу эштә язучыларның алгы сафта булуларын теләде. Язучылар җыелышның икенче өлешендә республика күләм премияләргә кандидатлар күрсәттеләр. Ел йомгаклары буенча Яр Чаллы язучылар оешмасы эше канәгатьләнерлек дип табылды. 16 декабрьдә Яр Чаллы оешмасы язучылары Казанда Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең әдәби ел йомгаклары җыелышында катнашачаклар.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев