Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яр Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсендә язучылар җыелышы узды

Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсендә Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге язучыларының җыелышы булды. Җыелышта Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрендә, Тукай районында яшәп иҗат итүче каләм ияләре катнашты. Казаннан берлек рәисе Данил Салихов, Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов та килгән иде.

Язучылар алдында 2017 елда башкарылган эшләр турында бүлекнең җаваплы сәркатибе Факил Сафин хисап тотты. “Чаллы бүлеге язучылары быел бик актив иҗат иттеләр. Моның дәлиле – Татарстан китап нәшриятында һәм башка нәшриятларда басылып чыккан дистәдән артык затлы, тирән эчтәлекле китап һәм “Казан утлары”, “Мәйдан”, “Сөембикә”, “Мәдәни җомга” кебек басмаларда дөнья күргән саллы әсәрләр”, –  диде җитәкче. Ул  шулай ук төбәк язучыларының җәмәгать тормышында да бик актив булуын искәртте. Чыннан да, төрледән-төрле әдәби чаралар, очрашулар, бәйге-конкурслар, бәйрәмнәрнең берсе дә язучы-шагыйрьләрдән башка үтми. Факил Сафин үз чыгышында проблемалар турында да сөйләде һәм аларны чишү юлларын тәкъдим итте. Данил Салихов исә, үз чиратында, Чаллы бүлеге язучыларының проблемаларын хәл итүдә бергәләп шәһәр җитәкчеләре белән эшләячәген белдерде. Күп кенә сорауларга җавап бирде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов бүген мәктәпләрдә татар телен укыту буенча килеп туган вәзгыятькә тукталды, бу мәсьәләләрне хәл итүдә язучыларның роле турында әйтте. Балаларда татар теленә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләүдә каләм ияләренең  алгы сафта булуларын теләде. Язучылар Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим, Рафис Сәлимҗанов һәм башкалар милләтнең, туган телнең аяныч хәле турында борчылып сөйләделәр, халыкта милли аңны күтәрүдә яңа юллар эзләргә кирәклеген әйттеләр, үзләренең киңәшләрен бирделәр. Җыелышның икенче өлешендә республикакүләм премияләргә кандидатлар күрсәтелде, Казанда узачак Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең әдәби ел йомгаклары җыелышында бердәм рәвештә катнашу турында да сүз булды.
Татарстан язучылар берлеге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев