Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яр Чаллы шәһәренең "Күңел" радиосы FM ешлыгында эшли башлады

Чаллыда «Күңел» радиосы ФМ ешлыгында сөйли башлады, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы. Үзенең 25 еллыгын узган ел билгеләп үткән радио 67,7 ультра кыска дулкынында сөйләп халыкны сөендерде. «Күңел» ФМ 92,6 ешлыгында да үзенең тапшыруларын алып бара. Аны Чаллы тирәсендәге 7 район биләмәләрендә тыңларга була. Бу ешлыкны алу өчен “Татмедиа” агетлыгы җитәкчелеге күп көч куйды. Тагы шуны әйтергә кирәк, «Күңел»не республикабызның биш төбәгендә яхшы сыйфатта тыңларга була.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев