Татар матбугаты
Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче хатын-кыз каракларга 151 мең сум акчасын күчергән
Чаллыда 36 яшьлек хатын-кыз телефон аферистлары тозагына эләккән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәте.
Хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать итеп, 24 һәм 25 июль көннәрендә төрле телефон номерларыннан шалтыратып, алган даруы өчен аңа акчалата компенсация вәгъдә итүләрен җиткергән. Ханым, алар хәбәр иткән исәп-хисап счеты номерына, мошенниклар инструкциясе нигезендә 151 мең сум акчасын күчергән.
Шуннан соң аферистлар элемтәгә чыкмый башлаган, һәм хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән. Хәзерге вакытта мошенникларның әлеге номерлары Мәскәүдә, Казанда һәм Казахстанда теркәлгән булуы ачыкланган.
Татар информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев