Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яр-Чаллы шәһәрендә "Яңа ел ка­зы" дип исем­лән­гән яр­мин­кә­ләр гөрли

Уз­ган ял көн­нә­рен­дә Чаллының “Азат­лык” мәй­да­нын­да һәм Сар­ман трак­тын­да “Яңа ел ка­зы” дип исем­лән­гән яр­мин­кә­ләр бул­ды. Шим­бә көн­не, сал­кын бу­лу сә­бәп­ле, са­тып алу­чы­лар әл­лә­ ни күп тү­гел иде, аның ка­ра­вы як­шәм­бе­дә шә­һәр­ халкы күпләп килеп, яңа ел та­бы­ны­на үз­лә­ре те­лә­гән кош итен сай­лап ал­ды­лар. “Шәһри Чаллы” газетасы соңгы санында шәһәрдәге ярминкә хәлләрен шулай сурәтләп, анда май, сөт ри­зык­ла­ры, бал, нин­ди ге­нә кош ите юк иде, дип яза. Ярминкәгә ки­лү­че фер­мер­лар һәм шәх­си эш­мә­кәр­ләр Чал­лы хал­кы­на үз­лә­ре үс­тер­гән каз, үр­дәк, шул исәптән му­лард, та­вык, күр­кә­ләр алып кил­гән­нәр. Үзәк ра­йон ха­ки­ми­я­те баш­лы­гы Ис­кән­дәр Га­ли­мов әй­тү­ен­чә, рес­пуб­ли­ка­ның унҗиде, Баш­кор­тс­тан­ның ике ху­җа­лы­гын­нан шәх­си эш­мә­кәр­ләр Чаллы яр­мин­кә­сендә катна­шыр­га теләк бел­дер­гән булган. Сәү­дә урын­на­рын­да му­лард, каз, күр­кә­ләр­нең ыс­лан­га­ны, тоз­лан­га­ны һәм баш­ка төр­дә­ге­лә­ре бар. Ак­та­ныш ра­йо­ны­ның Адай авы­лын­нан кил­гән егет 1000-1200 сум­га му­лард са­та. “Каз итен кем­дер ки­лограммын 350, кем­дер 400 сум­нан са­та. Бә­я­ләр­не Та­тарстан­ның авыл ху­җа­лы­гы ми­нис­тр­лы­гы тәкъ­дим ит­те”, – ди ха­ки­ми­ят­нең кул­ла­нучылар ба­за­ры бү­ле­ге баш­лы­гы Рә­и­сә Сол­та­но­ва. Сәү­дә­гәр­ләр шә­һәр җи­тәк­че­лә­ре бул­ган­да бә­я­ләр ту­рын­да бә­хәс­ләш­ми­ләр, алар кит­кәч, бә­я­ләр­не үз­гәр­тә­ләр. “Ме­ңәр баш кош үс­тер­гән ке­ше­ләр ки­лосын 350 сум­нан са­та­лар. Мин ху­җа­лык­та 20 баш каз үс­те­рәм, шу­ңа кү­рә аны 350 сум­нан са­тар­га җы­ен­мыйм. Каз­лар­ның эч­ке әгъ­за­ла­ры җы­ел­ма­сын 150-250 сум­га са­там”, – ди Ак­су­бай ра­йо­нын­нан кил­гән Ре­зе­да ха­ным. Яңа Чиш­мә ра­йо­нын­нан Да­нил белән Рә­зил Сит­дый­ков­лар үр­дәк-каз­ны ки­лог­рам­мын 400 сум­га сат­ты­лар. Казның 1се ур­та­ча 1200-1300 сум­га тө­шә. Арада 350-380 сум­нан са­тып җи­бәр­үче дә булды. Яр­мин­кә­дә 12-15 ки­лог­рамм­лы күр­кә­ләр дә бар иде. Чал­лы хал­кы бә­я­гә ка­рап тор­ма­ды, һәр­кем үзе те­лә­гән ри­зык­ны ал­ды. Алар­га яр­мин­кә оша­ган. “Мин яңа ел­га каз­ны ел са­ен яр­мин­кә­дән алам, бы­ел да шу­лай ит­тем, - ди ими­ни­ят­че булып эшләүче Ну­рия Хәй­рул­ли­на.- 1200 сум­га ике каз, 12 ки­лог­рамм­лы күр­кә ал­дым. Күр­кә­не без 3 га­и­лә­гә бү­лә­без. Ди­е­тик ит­не бик яра­та­быз”. Укытучы На­и­лә Ша­ки­ро­ва: “Без каз­ның эч­ке әгъз­ла­ла­ры җы­ел­ма­сын яра­та­быз. 150 сум­нан 10ны ал­дым. Ан­нан пе­шер­гән бә­леш бик тәм­ле бу­ла. Озак итеп пе­ше­реп аша­саң, ан­нан тәм­ле ри­зык юк­тыр дип уй­лый­сың”, - ди. Ә менә пешекче Рим: “Ял кө­не “Азат­лык” мәй­да­нын­да­гы чыр­шы яны­на каз алыр­га бар­ган идем, бул­ма­ды”, - ди. Ни үкенеч, Рим ке­бек яр­мин­кә­не тап­мау­чы­лыр ул көн­не шак­тый бул­ган­дыр. Эш шун­да, яр­мин­кә “Азат­лык” мәй­да­ны­ның ха­ки­ми­ят ягын­да эшли. “Чыр­шы янын­да эш­ләр ба­ра, кур­кы­ныч­сыз­лык тех­ни­ка­сы бу­ен­ча яр­мин­кә­не элеккеге урын­да уз­ды­рыр­га яра­мый. Шу­ңа кү­рә без аны ха­ки­ми­ят би­на­сы яны­на кү­чер­дек”, – ди Үзәк ра­йон ха­ки­ми­я­те баш­лы­гы Ис­кән­дәр Га­ли­мов. “Яңа ел ка­зы” яр­мин­кә­се яңа ел­га ка­дәр “Азат­лык” мәй­да­нын­да һәм Сар­ман трак­тын­да шим­бә һәм як­шәм­бе көн­нә­рен­дә 8-14 сә­гать­ләр­дә эш­ли. Кай­бер са­тып алу­чы­лар әй­тү­ен­чә, Сар­ман трак­тын­да бә­я­ләр ар­зан­рак икән, диелә “Шәһри Чаллы” хәбәрендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев