Яр Чаллы шәһәрендә мәдәният һәм сәнгать тәҗрибәсе, үсеш перспективалары турында "түгәрәк өстәл" оештырганнар
“Мастеровые” рус драма театрында “Чаллы мәдәнияте һәм сәнгате тәҗрибәсе һәм үсеш перспективалары” дигән темага “түгәрәк өстәл” артында эшлекле сөйләшү булды. Ул Татарстан җәмәгать палатасы рәисе урынбасары Гөлзадә Руденко тәкъдиме буенча шәһәр башкарма комитеты һәм мәдәният идарәсе белән берлектә оештырылды. Бу хакта "Шәһри Чаллы" яза.
Мондый зур чараның Чаллыда узуы очраклы түгел, чөнки шәһәребезнең мәдәният өлкәсе еллар дәвамында хәтта республика күләмендә дә алдынгы һәм әйдәп баручы урыннарны алып тора. Бу хәзер дә шулай: Чаллы тәҗрибәсен өйрәнәләр, хезмәткәрләрнең осталыгын күтәрү максатыннан төрле семинарлар, фестивальләр оештырыла. Иҗат коллективлары, музыка һәм сәнгать мәктәпләре укучылары Татарстанда һәм Россиядә генә түгел, хәтта чит илләрдә узган бәйге-фестивальләрдә җиңеп, шәһәргә призлы урыннар яулап кайталар.
“Түгәрәк өстәл” дә төп доклад белән мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Ногманова чыгыш ясады. Үзенең кыска гына чыгышында ул Чаллы мәдәниятен күз алларга мөмкинлек бирде. Аның сүзләренчә, шәһәрдә мәдәният өлкәсендә казанышлар шактый. Әйтик, Чаллының орган залы Казанның зур концерт залына караганда күпкә яхшырак, бездә акустика көчле. Моны Казан Дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин һәм дөнья күләмендә танылган музыкантлар да дәлилләп китә. Дөрес, орган залына тагын бер рояль кирәк. Бу бирегә дәрәҗәле музыкантлар һәм артистлар чакыру мөмкинлеген арттырыр иде.
Эльвира Ногманова белдерүенчә Чаллы уникаль шәһәр. “Биредә рәссамнар, язучылар уңышлы иҗат итә. Аларның хезмәте ТР мәдәният министрлыгы тарафыннан югары бәяләнә. Рәссамнар Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә күргәзмәләр оештыралар. Шәһәрдә балалар сәнгать, музыка мәктәпләре уңышлы эшли. Бүгенге көндә мәдәният идарәсе карамагындагы 10 учреждениедә 4013 бала белем ала. 2015 елда биредә укучы балалар шәһәребезгә төрле дәрәҗәдәге конкурслардан 1500 җиңү алып кайттылар. 2014 елда Россиядә узган талантлы балалар бәйгесендә Татарстан данын 3 кеше яклады. Алар өчесе дә Чаллы балалары, шәһәргә җиңү белән кайтып республиканы данладылар. 5нче балалар музыка мәктәбе Россиянең 50 сәнгать мәктәбе исемлегенә керде. Балалар театр сәнгате мәктәбендәге иҗат коллективлары да җиңү арты җиңү яулап, Чаллының дәрәҗәсен күтәрә”, – дип горурланып сөйләде ул.
Моннан тыш, Чаллыда өч драма, бер курчак, “Болгар” бию театры, Джаз һәм камера оркестры, музейлар да уңышлы эшли. Экология музее Россия дәрәҗәсендә танылды. Шәһәрдә үзәк китапханәнең 19 филиалы бар. Алар заманнан калышмый. Биредә китапны куллану вакытын электрон рәвештә озынайтырга да мөмкин. Чаллыда “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты да уңышлы эшли. Кыскасы, Чаллыда рухи зәвык тәрбияләргә, мәдәни яктан үсәргә мөмкинлекләр дә, шартлар да җитәрлек. Теләгәнне сайлап алырга була. Моны күздә тотып Эльвира Ногманова предприятие һәм оешмаларда коллектив белән ял итү өчен мәдәни план эшләргә тәкъдим итте. Билгеле инде мәдәниятне аз гына хезмәт хакына фидакарьләрчә эшләгән мәдәният хезмәткәрләре генә үстерә дә, тиешле дәрәҗәгә җиткерә дә алмый. Биредә җитәкчеләр һәм депутатларның ярдәме кирәк. Тагын бер факторны истән чыгарырга ярамый. Элек-электән халкыбыз “икмәк булса, җыр да була”, – дигән. Статистика мәгълүматлары буенча уртача хезмәт хакы яхшы (2016 елның сентябренә уртача һәм эре предприятиеләрдә 29846 сум!) саналса да бүген халыкның күпчелеге аны очын-очка ялгап яши. Елена Машкова үткәргән тикшерүләр дә шуны раслый. Чаллыда һәр икенче гаилә матди кыенлыклар кичерә, димәк аларда концерт, күргәзмә кайгысы юк. Иҗтимагый палата әгъзаларына беренче чиратта, эш бирүчеләр белән берлектә хезмәткәрләрнең эш хакын күтәрү буенча эшләргә кирәктер. Шунысы сөенечле, Чаллы халкының 75 проценты Сабан туе, Җиңү һәм Яңа ел бәйрәмен ярата икән. Елена Машкова беренчел максат итеп халыкның финанс хәлен яхшыртырга кирәк дип ассызыклады.
Гөлзадә Руденко моннан берничә ел элек Покровский театрының бушлай спектаклен карарга килүчеләрнең “КАМАЗ” мәдәният сарае залында бик аз булуына борчылуын белдерде. Минемчә, бу очракта гаепне тамашачылардан гына түгел, иҗат коллективының үзеннән дә эзләргә кирәктер. Г.Камал театрының Чаллыдагы гастрольләре чатнама суыкта да, ел саен аншлаг белән уза. Театр җитәкчелеге гастрольләр оештырырга килгәнче, билетлар сатылып бетә.
“Түгәрәк өстәл”дә эшлекле тәкъдимнәр дә яңгырады. Мәсәлән, Андрей Синев иҗат коллективларына киемнәр һәм инструментлар алырга, курчак театры директоры Зөһрә Митрофанова мәдәният учреждениеләренең биналарын ремонтларга кирәклеген ассызыклады. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева халыкның мәдәният дәрәҗәсен үстерү юнәлешендә барлык өлкәләрне бергәләп эшләргә чакырды. 5нче балалар музыка мәктәбе директоры Наталья Волкова исә “Заманаларны чагыштырырга ярамый. Бездә мәдәният өлкәсе яхшы эшли”, – диде. Аны Чаллы мәдәният үсешенә зур өлеш керткән Илдар Әбдерәшитов та хуплады. “Чаллы мәдәнияте бай. Кадрлар, мәдәният учаклары җитәрлек. Мәдәният, сәнгать уку йортларында укыган балалар арасында бер генә җинаятьче дә, бер генә хөкем ителгән кеше дә юк”, – диде. Әлбәттә, Чаллының мәдәни тормышыннан хәбәрдар булмаган кешеләрнең нигезсез акыл өйрәтүе белән килешеп булмый. Мәдәният халыкка якын булырга тиеш диючеләргә исә: “Чаллыда соңгы елларда мәдәният, иҗат коллективлары халык белән тыгыз элемтәдә эшли. “КАМАЗ” мәдәният сарае йорты каршында, парк һәм бульварларда төрле чаралар оештырыла. Татарстан Президентының “Авыл клублары” программасы кысаларында яңа микрорайоннарда күп функцияле үзәкләр төзелде. Аларда иҗат һәм башка бик күп түгәрәкләр уңышлы эшли”, – дип җавап бирергә кирәктер. “Без элек кызларны балалар иҗат үзәгенә алып бара идек. Йөрергә бик җайсыз иде. Хәзер оныкларымны үзебезнең яндагы “Эврика” мәдәният үзәгенә йөртәбез. Педагоглардан бик канәгать”, – ди газета укучыбыз Рәсимә Вәлиева.
“Түгәрәк өстәл”дә предприятие һәм оешмаларда төрле фестивальләр оештырырга тәкъдим итүчеләр дә булды. Болар да үзләренең шәһәр тормышыннан хәбәрдар булмауларын күрсәттеләр. “Халыклар дуслыгы – төп байлыгыбыз”, “Безнең заман” фестивале ел саен оешкан төстә уза. Анда шәһәрнең барлык хезмәт коллективлары катнаша. Соңгысында узган ел “КАМАЗ” Гран-прига лаек булды. Быел бу бүләкне ТЭЦ талантлары алды. Аларга республика күләмендәге мәртәбәле фествальдә җиңәргә шәһәрнең мәдәният хезмәткәрләре, иҗат коллективлары булыша. Күптән түгел “Чишмә” халыклар дуслыгы йортында балалар арасында республика күләм угро-фин халыклары фестивале узды. “Энергетик” мәдәният сараенда нинди генә коллективлар юк. Шәһәрдә үзешчән сәнгать коллективлары да шактый күп. Кыскасы, вакытын файдалы итеп уздырырга теләгән кешеләргә шартлар да, мөмкинлекләр дә җитәрлек. Чаллыда филармония төзеп, артистларның дәрәҗәсен, белемен күтәрергә кирәк дигән фикерләр дә яңгырады.
Очрашуда катнашкан шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов проблемаларны яхшы белүләре, аларны мөмкинлектән чыгып хәл итәчәкләрен әйтте. ТР иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Гөлзада Руденко бүгенге көндә мәдәният хезмәткәрләренең эш хакы түбәнлеген истә тотып, тәкъдимнәрне ТР Президентына һәм шәһәр хакименә җиткерәчәкләрен әйтте. Әлеге чарада катнашучыларның теләге уртак – сөйләшүнең нәтиҗәсе булсын иде.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев