Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яр Чаллы шәһәрендә Коръән уку осталыгы бәйгесе узды

Чаллыда балаларның республика күләмендә XXII Коръән уку бәйгесе булып узды. Елдан-ел анда катнашучы балалар саны арта. Бәйгегә килүчеләрнең географиясе дә киңәя, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы. Коръән уку осталыгы бәйгесендә Удмуртиянең Можга шәһәреннән, җөмһүриятебезнең Аксубай, Актаныш, Чирмешән, Тукай, Түбән Кама, Алабуга, Мөслим, Әлмәт, Әгерҗе, Казан, Менделеевск, Чаллы шәһәр-районнарыннан 140 бала (72 ир бала һәм 68 кыз бала) катнашты. Балаларны үзенә шәһәрнең “Ак мәчет”е җыйды. Коръән уку осталыгы бәйгесен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Чаллы мөхтәсибәте, “Ислам нуры” дини-эшмәкәрлек Үзәге оештырды. Балаларның осталыгын шәһәр мәчетләре хәзрәтләре бәяләде. Бәйгегә Татарстан мөселманнары мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин килде. Ярышта малайлар аерым, кызлар аерым көч сынашты. Катнашучылар биш яшь төркеменә бүленеп үз гыйлемнәрен күрсәтте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев