Яр Чаллы шәһәрендә "Игелек декадасы" узачак

Чаллыда 1 декабрьдән алып 10 декабрьгә кадәр “Инвалидлар декадасы” узачак. Әлеге чара 3 декабрь – Бөтендөнья инвалидлар көне уңаеннан оештырыла. Бу 10 көндә генә инвалидлар искә алыначак дигән сүз түгел. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә ярдәм итү, яшәү шартлары, уңайлыклар тудыру өчен никадәр игелек эшләнгән — декаданы шул эшләргә хисап ясау атнасы буларак карарга мөмкин. Бу хакта “Шәһри Чаллы” газетасы хәбәр итә.

Чаллыда “Уңайлы мөхит” программасы 2011 елдан бирле эшләп килә. Әлеге программа кысаларында шәһәр мөхитен физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен җайлаштыруга шәһәр хәкимияте тарафыннан 6 ел эчендә барлыгы 273 миллион сум акча сарыф ителгән. Узган ел — 14,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән, быел — 2,19 миллион сум тотылган. Әлеге чыгымнар фәкать инвалидлар өчен яшәү шартларын яхшыртуга сарыф ителә. Моңа барысы да керә — биналарга керү уңайлы булсын өчен пандуслар урнаштырудан алып инвалидларга уңайлы булган автобусларга кадәр.

Шәһәр хәкимиятенең башкарасы эшләре күп әле, әмма шул ук вакытта эшләгәннәре дә җитәрлек. Махсус керү-чыгу урыннары булдырудан башлыйк. Хәзерге көндә 5 спорт мәктәбе, 5 иҗтимагый идарә, 11 дәвалау-профилактик идарәләре, 24 мәгариф тармагы бинасы, Балалар һәм яшьләр иҗаты шәһәр сарае, Сәүдә-технология институты, шәһәр мәшгульлек үзәге инвалидларга йөрер өчен уңайлаштырылган.

Шулай ук шәһәребездә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә юл аркылы чыкканда кыенлыклар тумаслык итеп төзелгән 1010 юл кичү урыны бар. 2012 елда шәһәр комплексларында урнашкан йортларда 422 пандус корылды.

Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен иң зур кыенлыкларның берсе ул — теләгән җиргә бара алмау. Беренче чиратта — маршрут автобуслары. Әле берничә ел элек кенә шәһәр транспортларының күп өлешен тәшкил иткән “Газель” машиналарына инвалид арбасы белән керү бөтенләй мөмкин түгел иде. “ПАЗик”лар белән дә шундый ук хәл. Заманында шәһәр җитәкчелегенә моның буенча шикаятьләр өере белән агылды. Автобуслар алышынды. Шәһәр хакимияте тарафыннан 190 тәбәнәк тупсалы автобус сатып алынды. Алар хәзерге көндә дә кулланылышта. Шәһәр эчендә генә 136 шундый автобус йөри.

Аэропортны да инвалидлар өчен җайлаштыру мөһим. Чаллының бердәнбер һава аланы — “Бегиш” аэропортында бүгенге көндә амбулифт җайланмасы эшләп килә. Аннан башка физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә очкычка утыру, очкычтан төшү уңайсыз. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: әлеге җайланманың бәясе 15 миллион сум.

Тагын бер иң мөһим мәсьәләнең берсе — ул да булса эш урыны. Хәзерге заманда физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен түгел, кайбер сәламәт кешеләргә дә үзе теләгән эшкә урнашу ансатлардан түгел. Оешма җитәкчеләре, нигездә, инвалид кешене эшкә алырга бик ашыкмый. Гәрчә хезмәт таләпләре буенча ул кеше тулысынча әлеге эш өчен туры килсә дә. Җаваплылыктан куркалар. Шуңа күрә моның буенча шәһәр хакимиятенең аерым юнәлештә эш алып бара.

Бүгенге көндә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә һөнәри юнәлеш бирү, һөнәр сайларга булышу, укыту, эшкә урнаштыру — боларның барысына да хакимият тарафыннан нык игътибар бирелә. 2016 елның башыннан мәшгульлек үзәгенә эш эзләп, эш табарга булышуларын сорап барлыгы 2565 инвалид мөрәҗәгать иткән булган. 635 кеше исәпкә бастырылган. Шуларның 176сы үзенә лаеклы эш урыны табу бәхетенә ирешкән. Эшкә урнаштыру гына түгел, ә һөнәр сайлауда булышу үзе үк мөһим ярдәм. Кайбер төр белгечләр кирәгеннән артык күп, ә билгеле бер һөнәр ияләренә, киресенчә, кытлык. Моны мәшгульлек үзәгендә дә, идарәләрдә дә беләләр. Шуңа, асылда, аларның бурычлары инвалидларны бүгенге көндә кирәк булган һөнәрләргә өйрәтү, яңадан укыту, юнәлеш бирү. Болар арасыннан иң таралганнары — каравылчы, оператор, тырнак ясаучы һәм башка өлкә белгечләре. Арада хәтта ландшафт архитекторы, хисапчы, ут куючы, компьютер ысулы белән рәсем ясаучы кебек һөнәр ияләренә өр-яңа баштан өйрәнүчеләр дә бар.

Ә эшмәкәрлек буенча ничек? Чаллыда физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасыннан үз эшен ачып җибәргәннәр биш кеше: болар автомобильләр төзәтү остаханәсе ачканнар, чәчтарашханә торгызганнар.

Чаллыда инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәкләре эшләп килә. Иң саллы эшләрне “Изгелек” тернәкләндерү үзәге башкара. Биредә инвалидлар өчен барлык мөмкинлекләр дә каралган. “Изгелек” тә, беренче чиратта, үз аякларында йөри, кымшана, хәрәкәтләнә алмый торган кешеләргә ярдәм күрсәтелә. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл, диләр. Әлеге шигарь сәламәт кешеләргә генә түгел, ә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен дә актуаль. Алар булган сәламәтлекләрен саклау, ныгыту өстендә тагын да ныграк, бар көчләрен кызганмый эшлиләр. Моның өчен шәһәр хакимияте тарафыннан мөмкинлекләр, шартлар тудырылу гына зарур. Нигездә шартлар бар: теләгән кеше спорт белән дә шөгыльләнә ала, бәйгеләрдә катнаша, төрле күмәк уеннарда уйный, көч сынаша, ял итә. Чаллы спортчылары арасында уңышлар казанганнар да бар. “Яр Чаллы” баскетбол командасы урам баскетболы буенча Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулады. Шулай ук автокала спортчылары узган ел дөнья буенча бию бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Төркем дөнья командалары арасында дүртенче урынны яулады. “Инвалидлар декадасы” гаммәви мәгълүмат чараларында “Изгелек декадасы” буларак телгә алына. Сәламәт һәм мөмкинлекләре булган кешеләр физик кытлык кичергәннәргә булышырга, булдыра алганча ярдәм итәргә тиештер. Хакимияткә генә ышанырга кирәкми, ә үзебез кешелек сыйфатларын югалтмыйк, ди басма.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: