Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яр Чаллы шәһәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының гастрольләре ачылды (фото)

Кичә «Диләфрүз - Remake» спектакле белән Яр Чаллы шәһәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының традицион гастрольләре ачылды. "Энергетик" Мәдәният Сараеның тамаша залы тулы иде. Сәламләү сүзләре белән Яр Чаллы шәһәренең башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, "Энергетик" Мәдәният Сарае директоры Гөлзада Рзаева һәм Г.Камал исесендәге ТДАТ директоры Илфир Якупов чыгыш ясадылар. Исегезгә төшерәбез, 14-21 февралендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры (Казан шәһәре)  традиция буенча Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләренә гастрольләр белән килә. Гастрольләр афишасында 5 спектакль, шуларның 3 премьера. Билетлар инде сатуда, аларны Камал театры сайтында "Афиша-Гастрольләр" сәхифәсендә алып була. [gallery columns="2" link="file" size="medium" ids="19037,19038,19039,19040,19041,19042,19043,19045"]

Чыганак: http://kamalteatr.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев