Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яр Чаллы шәһәрендә "Әтиләр квесты" үткәрелгән

Чаллыда “Әтиләр квесты”ның дүртенче этабы узды. Әлеге ярыш-уен үзенең асылы белән кайчандыр бик популяр булган “Әти-әни һәм мин — спорт гаиләсе” телевизион уенны хәтерләтә. Гаилә белән гаилә ярыша, дип яза "Шәһри Чаллы". 4 нче этапта сынаулар төрле иде: тизлеккә чаңгыда шуу, туктап мишеньгә ату. Анысын чын чаңгы биатлонындагы кебек оештырганнар. Тупларга тидерә алмаган очракта — штраф: өстәмә әйләнеш ясарга туры килә. Балаларның үзләренә дә кызык: биремнәрне ансат кына үтиләр. “Иң авыры — тюбингта шуып төшәр өчен тауга менү булды”, — ди Альбина Шәгаләмова. Әтисе Марсель дә ярышны бик яраткан. “Икебезгә дә ошады. Дулкынландыргыч та, кызык та”, — ди ул. “Квест” та катнашучыларның күбесенә тюбингта шуып төшү рәхәт икән. Ә менә кул пычкысы белән агач кисү — монысы инде бала белән атаның булдыклылыгын тикшерә. Бүгенге көндә бөтен аталы-уллы да мондый эшкә сәләтле түгел. Кул пычкысын гомерендә кулга тотып карамаган кешеләр дә бар. Тик бу ярышта катнашучылар гына түгел. Чөнки алар өчен уен биремнәре алдан билгеле иде инде. Пычкы белән утын кисә белмәгән килеш катнашырга теләмәгәннәрдер. Утын кискәннән соң бөтенләй башка ярыш – скакалкада да сикерү башлана. Монысы белән һәр бала таныш, билгеле. “Әтиләр квесты” ярышы 21 көн дәвамында уза. Өч көн саен катнашучыларга төрле биремнәр бирелә. Әлеге биремнәрне ата белән бала бергәләп чишәргә тиеш. Ярыш-уенның максаты да шунда — гаиләдә мөнәсәбәтләрне яхшырту, ата белән бала арасын ныгыту. Катнашучылар моны тоялар. Бер-бер артлы ияреп килгән төрле кыенлыкларны кичеп, финиш сызыгын узганнан соң, хис-кичерешләре эчләренә сыймый. Алексей Башан улы Әмир белән һәр этапны яхшы гына нәтиҗәләр күрсәтеп үтеп баралар. “Катнашуыма үкенмим, бик шатмын. Нәтиҗәләр белән дә канәгатьмен, — ди әти кеше. — Әмир, ниндидер этапны узган саен һаман “әйдә, әти, әйдә, икенче этапта да катнашабыз”, – ди. Уңай үзгәрешләр күзгә күренеп сизелә. Бала белән мөнәсәбәтләр күпкә яхшырак. Бер-беребезне ике сүздән аңлый башладык”. Ярышны оештыручылар үзләре дә канәгать. Алга таба “Әтиләр квесты”н гомумшәһәр чара итеп оештырмакчылар. Татарстан Республикасы “Әтиләр берләшмәсе”нең Чаллыдагы бүлек җитәкчесе Юрий Соленов сүзләренә караганда, аларның бу көченнән килә. Берләшмәдә коллектив зур, үзара мөнәсәбәтләр яхшы. Башка ата-аналар янына барып, аларның балалары белән сөйләшеп “квест” ка чакыру берләшмә әгъзаларына кыенлык тудырмый, диелә хәбәрдә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев