Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яр Чаллы шәһәрендә "Әтиләр көне" дип исемләнгән конкурс узачак

18 нче февральдә 15 сәгатьтә Яр Чаллының 29 нчы гимназиясендә “Әтиләр көне” шәһәр гаилә конкурсы узачак. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы сайтында хәбәр ителә. Конкурс гаилә институтын ныгытуга, җәмгыятьтә аталар һәм аналар статусын арттыруга юнәлдерелгән. Бәйгедә өч кешедән торган гаилә командалары катнашачак: әти, әни, үсмер-яшьләр клубында тәрбияләнүче 5-8 сыйныф укучысы. Фестивальне Яр Чаллының Мәгариф һәм яшьләр эшләре буенча идарә ярдәме белән “Подросток” үсмер-яшьләр клублары үзәге оештыра. Һәр команда визитка тәкъдим итү, спорт этабы (эстафета), интеллектуаль, музыкаль, иҗади бәйгеләр этабында осталыгын күрсәтәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев