Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яр чаллы шәһәрендә Чаллы Язучылар берлеге рәисе Факил Миннемөхәммәт улы Сафинга багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак

Күренекле әдип, композитор, җәмәгать эшлеклесе, Чаллы Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Язучылар берлегенең Г. Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, 2017 елга Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге премиясенә  кандидат Факил Миннемөхәммәт улы Сафинның иҗат эшчәнлегенә багышланган "Тукай рухы яши күңелләрдә", дигән әдәби-музыкаль композиция була. Кичә 12 апрель көнне Чаллы шәhәренең Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында узачак. Керү ирекле. Кичәгә рәхим итегез!

сафинЧыганак: http://www.sptatar.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев