Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яр Чаллы Картиналар галереясында татар халкының мәшһүр рәссамы Баки Урманченың 120 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды

Чаллы Картиналар галереясында татар халкының мәшһүр рәссамы, Россиянең атказанган һәм халык рәссамы, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Баки Урманченың 120 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды. Биредә Татарстан дәүләт рәсем сәнгате музее фондларында сакланган картиналар урын алган, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы. Шигърияттә Габдулла Тукай, җыр сәнгатендә Салих Сәйдәшев, рәсем сәнгатендә Баки Урманче – татар халкының горурланырлык шәхесләре. Бу исемнәр милләтебезне узган гасырда да, хәзер дә, киләчәктә дә данлыйлар. Баки Идрис улы XX гасырда татар рәсем сәнгатенә нигез салган. Ул үзен рәсем, скульптура, графика, каллиграфия сәнгатендә сынап караган һәм үзен киң диапазонлы талант итеп таныткан. Баки ага тематик һәм тарихи композицияләр, панно һәм диорама эскизлары, пейзажлар һәм натюрмортлар иҗат иткән. Милләтбезнең күренекле шәхесләренең портретларын, скульптураларын ясаган. Ул иҗат иткән шамаилләр дә милләтен, динен яраткан кешеләрне битараф калдырмыйдыр, мөгаен. Баки ага Габдулла Тукай, Дәрдмәнд әсәрләрен иллюстрацияләр белән бизәгән. Бакый Урманче татар халкы кичергән михнәтләрне үз җилкәсендә татыган. Ул сугыш, ачлык, репрессия газапларын үз күзләре белән күргән. Шуңа да карамастан милләтенә, диненә, халкына тугры калган. Ул үзеннән соң бик бай мирас калдырды. Кырлай авылындагы Габдулла Тукайның музей комплексы үзе генә ни тора. Баки ага аны проектлап, тормышка да ашырды. Бүгенге көндә бу дөньяга сибелгән миләттәшләребезнең иң яраткан музейларының берсе. Ул үзенең иҗатында милли идеалларыбызны күрсәтергә тырышкан. Картиналар галереясында Татарстан дәүләт рәсем сәнгате музееннан кайтарылган хезмәтләр арасында калфаклы сандугачыбыз, композитор Сара Садыйкова, татар генераллары – Булатов һәм Сафиуллинның портретлары бар. Баки аганың хатыны, галимә Флора Урманче, галимә Диләрә Тумашева, рәссам Абрек Абзгильдин, композитор Нәҗип Җиһанов портретлары исә каллеграфия ысулы белән ясалган. Биредә шулай ук рәссамның шамаильләре, натюрмотртлары һәм пейзажлары урын алган. Аларны карагач күңелгә ниндидер рәхәтлек, милли горурлык хисләре иңә. Баки Урманче үзенең иҗаты белән сәнгатьне, халкыбызны, татар милләтенең бөек шәхесләрен данлый. Үзенең таланты һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә ул 3000нән артык график хезмәт, 300гә якын полотно, 100дән артык скульптура калдырган. Картиналар галереясында бу хезмәтләрнең бер өлеше генә куелган. Әмма алар бөек рәссамның иҗатын күзалларга ярдәм итә. Бу күргәзмәне мәктәп укучылары, студентлар һичшиксез карарга тиеш дип уйлыйм. Чөнки Татарстанда яшәүчеләр татар халкының күрнекле рәссамы Баки Урманчены да Тукай кебек үк яхшы белергә тиешләр. Әлеге күркәм күргәзмә апрель ахырына кадәр дәвам итә, диелә җирле матбугатта.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев