Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яр Чаллы хакимияте шәһәрдәге татар театрына бина алып бирергә җыена

Яр Чаллы шәһәренең ЗЯБ бистәсендәге “Колизей” күңел ачу комплексы бинасының язмышы хәл ителә. Шәһәрдә кризиска каршы штаб утырышында берничә ел буш торган “Колизей”ны Чаллы Татар дәүләт драма театрына дип сатып алырга җыенулары турында сүз булды. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев шул хакта белдерде, дип яза “Шәһри Чаллы” газетасы. Әлеге мәсьәләдә Чаллы театры директоры Рашат Фәйзерахманов: “Бу вариантны без шәһәр хакимияте белән моннан бер ай элек карый башладык. Безне ул канәгатьләндерә. Бинаны яхшы итеп төзекләндерсәң, ул заманча театр таләпләренә җавап бирәчәк”, - дигән. ЗЯБ бистәсендә мондый билгеле мәдәният учреждениеләре юк. Тик әлеге темага, Татарстан Президентының капиталь төзекләндерүгә акча бүлеп бирү турындагы Указы чыкканчы, сөйләшергә иртәрәк әле, дип саный директор. “Дәүләт театры булгач, безгә ремонт өчен акча республика бюджетыннан бирелә”, – дигән ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев