Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яр Чаллы егете Нурлан Исламов "Голос.Дети"-4 бәйгесендә катнаша

Чаллы егете Нурлан Исламов "Голос.Дети"-4 проектында тыңлауларны үтеп, Нюша командасына эләкте. 12 яшьлек татарстанлы 16 мең катнашучы арасыннан кастинг үтеп, Мәскәүгә чакырылган. Анда исә 800 бала арасыннан иң сәләтлеләрен сайлап алганнар. Нурлан Исламов Чаллының 4нче номерлы музыка мәктәбендә шөгыльләнә, "Мизгел" җыр театрында солист. Нурланның гаиләсе Чаллыга Әзербәйҗаннан күчеп килгән. Гаиләдә аннан башка җырлаучылар булмавы мәгълүм.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев