Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Япония яшьләре Татарстанда татар телен укыту мәсьәләсендә борчыла

Татар теленнән халыкара олимпиадада катнашкан японнар Токиода очрашып сөйләшкән. Атнага бер сәгать кенә булса да, милли республикада яшәүче русларга, төп халыкның теле һәм мәдәнияте белән танышу дәресе мәҗбүри укытылса иде, дигән фикердә япон егете Юто Хишияма. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә белдерде.
  • Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиадада катнашучылар Япониянең Токио шәһәрендә очрашып сөйләшкән. Японнардан иң беренче Гран-при иясе Юто Хишияма, 2017 елда Гран-при яулаган Мидзуки Накамура, быел беренче урынга лаек булган Чихиро Тагучи олимпиада истәлекләре белән уртаклашкан.
Юто очрашуда туган телләрне укыту мәсьәләләре буенча фикер алышканнарын да әйтте. “Рус булсаң да, үзең яшәгән республикада төп милләтнең теле һәм мәдәнияте белән танышу мөһим. Шуңа күрә, республикада яшәүче русларга, атнага бер сәгать кенә булса да, төп халыкның теле һәм мәдәнияте белән танышу дәресе мәҗбүри укытылса иде, дип саныйм. Иптәшләрем дә минем белән килештеләр. 1-3 сыйныфларда аралашу телен генә булса да өйрәнсәләр, яхшы булыр иде, диделәр. Глобальләшү чорында төрле милләт вәкилләре белән аралашу арта. Мондый заманада башка милләтләрнең телен һәм мәдәниятен белеп, тату яшәү бик мөһим. Бу процесс үзең яшәгән җирдән башланырга тиеш. Күршесе белән тату яши алмаганнар башка милләт кешеләре белән ничек яхшы мөнәсәбәттә була алсын?!” – ди Юто Хишияма. Юто очрашу барышында, Татарстан мәктәпләрендә татар балаларының татар телен өйрәнүе өчен, әти-әниләрнең гариза язарга мәҗбүр булуларына һәм татар теленең атнасына 2 сәгать кенә укытылуына борчылуларын да белдерде. “Коточкыч хәл. Милләтләрнең үз телен әйбәтләп өйрәнү мөмкинлегенең кимүе – зур проблема”, - дип бәяли бу вазгыятьне Юто. Аның сүзләренчә, аралашуның төп темасы олимпиада булган. “Чихиро олимпиада истәлекләре белән уртаклашты. Ул анда дуслар тапкан һәм аларны бик сагына. Киләсе елда катнашырга теләк белдерде. Без өчебез дә олимпиадада бирелгән әйберләрне алып килдек. Чихиро олимпиадада кырым татарларының да катнашканын һәм аларның теле бер дә аңлашылмаганын әйтте”, - ди Юто. Очрашуда японнар үз туган телләрендә японча сөйләшкәннәр. Шулай да, Юто әйтүенчә, кайвакыт татарча сүзләрне кыстырганнар. “Бәрәңге, пәрәмәч, өчпочмак, чәкчәкләрне искә алдык”, - диде. Әйтергә кирәк, Юто Хишияма 2014 елда олимпиадада катнашканнан соң татар телен тагын да тирәнрәк өйрәнү белән шөгыльләнгән. “Татар грамматикасы турында фәнни мәкаләләр язам”, - ди ул.
Гөлнар Гарифуллина, Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев