Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Япония тарихында беренче тапкыр мөселман модасы күрсәтелде (видео)

Чара Токиода оештырылган Halal Expo Japan – хәләл продукция күргәзмә кысаларында узды. Бу хакта чараны оештыручыларның рәсми сайты хәбәр итә.

Мөселман киемнәре зур кызыксыну уятты, дип хәбәр итә оештыручылар. Коллекцияне әзерләүчеләрнең күпчелеге – Сингапур дизайнерлары.

Halal Expo JAPAN 2016 илдә хәләл продукция җитештерүгә уңай караш булдыруны максат итеп куя. Чараның рәсми сайтында Япониядә 70 меңнән 100 меңгә кадәр мөселман яшәве, моннан тыш илгә ел саен 20 миллионга якын турист килүе, аларның күпчелеге Малайзия, Индонезиядә яшәүче мөселманнар булуы хәбәр ителә. Япония виза режимын йомшарту сәбәпле, кунаклар саны арта бара, шул сәбәпле, хәләл продукция таләп итүчеләр саны да күбәя.

Рәсми сайтта урнаштырылган видеороликта Сингапурдан килгән дизайнер Нур Ханис мөселман модасы күрсәтү чарасын бәяләп: “Бу мөселман стилендә традицион япон элементлары белән күрсәтелгән тыйнак мода. Минемчә, бу чыннан да дизайнның чиксез зур мөмкинлекләрен күрсәтә”, – дип белдергән.

2014 елда Казанда татар теле буенча халыкара олимпиадада җиңгән Япониядә яшәүче Юто Хисияма “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә билгеләп узганча, Япониягә килүче туристлар саны арта, араларында мөселманнар да шактый. Алар, башлыча, Индонезия, Пакъстаннан. “Мөселманнарның саны күп түгел, урамда очрамый диярлек, шулай да, соңгы елларда берникадәр артты”, – ди ул.

Юто Хисияма мондый чараның әһәмиятле булуын билгеләп үтеп: “Беренчедән, илгә мөселман туристлар килгәч, аларга хәләл ризык кирәк дигән сүз. Икенчедән, ислам динен дөрес аңламаган, аңа стереотип белән караган японнарга мондый чаралар диннең асылын ныграк аңларга ярдәм итәр иде. Юкса, Ислам динен терроризм белән бәйләп караучылар күп”, – диде. Гомумән, төрле диннәргә килгәндә, Юто әйтүенчә, Япониядә дин турында тирән уйланулар күзәтелми.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев