Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Янгыннан ике Коръән генә исән калды"

Ут шушы изге китапларга гына кагылмый.

28 март көнне Казанның Харьков урамы 57 йортта янгын чыгып, Әлфия Гарифҗанова үзенең тормыш иптәше белән йортсыз кала. Туганнары, дуслары һәм ярдәм итүчеләрдән килгән акчага йорт төзү эшләре башлана.

Бүгенгә йортның дивар-түбәләре бар инде, дип хәбәр итә "Болгар радиосы". Әмма төзелешне ахырына җиткерер өчен әле күп чыгымнар таләп ителә.

Әлфия апа бу көнне мондый сүзләр белән искә ала: "Бастым да катып карап калдым өйгә. Иң беренче сүзем: "Коръәннәрне генә алып чыгып бирегез, минем тиздән имтиханнарым", - булды. Янгын сүндерүчеләр кертмәделәр, мине тотып тордылар. Үзләре ике Коръәнне алып чыгып бирделәр".

Ут шушы изге китапларга гына кагылмый, алар иясенә тапшырыла. Туганнары, дуслары биргән, интернет аша килгән акчага төзелеш эшләре башлана. Төзелшне үз өстенә Казанның Кабан арты мәчете һәм аның имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин ала, эшләр белән танылган төзүче Ильяс Гыймадов җитәкчелек итә. Йорт төзүдә башка белгеләр дә үз хезмәтләрен тәкъдим итә. Берсе дә үз эшләренә акча алмыйча, Аллаһ ризалыгына дип хезмәт куялар. Аларның Әлфия апаны Гает бәйрәменә кадәр йортлы итәселәре килә.

Бердәм көчләр белән кешеләрнең Рамазан аенда изгелек эшләп калырга тырышулары нәтиҗәсендә генә хәзер йортның дивар-түбәләре төзелде. Әмма төзелешне ахырына җиткерер өчен якынча 500 мең сум тирәсе чыгым таләп ителә.  

"Әйтергә дә оялам, миңа шушы дәрәҗәдә булышкан өчен мәдрәсәмдә хәзрәтләргә, сабакташларыма, күршеләремә, дусларыма, туганнарыма, бер белмәгән кешләргә, бөтен мөселман кардәшләремә иксез-чиксез рәхмәтлемен", - ди Әлфия апа.   

matbugat.ru

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев