Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Янәшә яшәүче милләтләр бер-берсен беләме?

Россия йөзләгән  милләт өчен туган йорт булып тора. Әмма янәшәбездә яшәүче башка халыклар турында без күп беләбезме соң?  Аларның телләре, тарихлары, мәдәниятләре безгә никадәр дәрәҗәдә таныш? 4 октябрь көнне Россия субъектларында “Зур этнографик диктант”  бөтенроссия акциясендә моны тикшереп булачак. Шул исәптән, Тататарстан да әлеге башлангычка кушыла. Рус  һәм татар телен белү дәрәҗәсен тикшерә торган диктантлар язу инде шактый еллар оештырылып килә. Бу юлы исә халыкның этнографик грамоталылыгын ачыкларга булганнар. Татарстанда аны үткәрү өчен Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Халыклар ассамблеясы җаваплы. Республикабызның 20 районында рус телен белгән, 15 яшен тутырган теләсә кайсы кеше әлеге диктантта катнаша ала. Белем дәрәҗәсе, социаль катлам, дин һәм гражданлык мөһим түгел. “Зур этнографик диктант” тест рәвешендә узачак. Тарих, тел, мәдәният, шәхесләргә бәйле сорауларга җавап бирергә мөмкинлек булачак. Проектның максаты – кешеләрнең милләтләр турында белем дәрәҗәсен ачыклау, милләтара мөнәсәбәтләргә игътибарны арттыру. Барлыгы 30 сорау әзерләнгән. Һәрбер катнашучы өчен бу сораулар бер үк төрле булачак. Тест биремнәре ике өлештән тора: федераль һәм төбәк сораулары. Аларны билгеләнгән вакытта эшләп бетерергә кирәк. Максималь туплана алган балл – 100. Ниндидер сәбәпләр аркасында төбәк мәйданчыкларына килә алмаучылар биремнәрне интернет аша үти ала.  Зур этнографик диктантның сайтында www.miretno.ru онлайн тестлаштыру оештырылачак, ул Мәскәү вакыты буенча 4 октябрьдә 13.00дә башлана. Диктант нәтиҗәләрен, дөрес җавапларны һәм типик хаталарны шул ук www.miretno.ru сайтында 4 ноябрь көнне карап булачак. Бөтенроссия белем тикшерүе нәтиҗәләре буенча, төбәкләрдә этнография буенча уку программаларына үзгәрешләр кертү киңәшләре биреләчәк. “Зур этнографик диктант” турында тулырак мәгълүмат белән  www.miretno.ru сайтында һәм Вконтакте челтәрендәге рәсми төркемдә танышып була.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев