Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Яндекс"ның иң яхшы театрлар исемлегенә Татарстаннан ике театр кергән

“Яндекс” аналитиклары Мәскәү, Санкт-Петербург, Пермь, Казан, Екатеринбург һәм башка шәһәрләрнең иң яхшы театрлар рейтингын төзегән. Татарстан театрларыннан Топ-7гә “Угол” иҗат лабораториясе кергән. Ә Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт театры - 19 театрдан торган исемлектә - 12нче. Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт театры турындагы аңлатмада: зур залда - 843, кече залда 162 урын булуы күрсәтелгән. Шулай ук Казандагы театрның Мәскәүдән 816 километр ераклыкта булуы әйтелгән. "Тарихи театр бу. Татар телендәге спектакльләр куючы беренче театр санала. 2000нче ел башыннан Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт театрын Фәрит Бикчәнтәев җитәкли. Ул - консерватив татар театры кануннарыннан заманча алымнарга күчкән беренче режиссер буларак та билгеле шәхес. Барлык спектакльләр рус һәм инглиз телләренә синхрон тәрҗемә белән бирелә", диелгән театр турындагы аңлатмада. Сүз уңаеннан, 7 иң яхшы театр арасында шулай ук Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры да бар.
Татар-информ
Фото: Салават Камалетдинов/архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев