Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Яңарыш" фонды Болгар һәм Свияжск күренешләреннән фотобәйге үткәрергә җыена

Татарстанда тарихи һәм мәдәни истәлекләрне яңадан торгызу буенча “Яңарыш” фонды Болгар һәм Свияжск күренешләреннән фотобәйге үткәрергә җыена. Бу хакта кичә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Болгар шәһәрлеге һәм Свияжск утрау-шәһәренә багышланган фотокүргәзмә ачылышында билгеле булды. “Без ел саен, һәр яңа ел башланганда, Болгар һәм Свияжскны тасвирлаган фотобәйге оештырырга булдык. Анда төрле буын фотографлары, шул исәптән, балалар да катнаша алачак, - дип белдерде "Яңарыш" фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова. Ул һәр фоторәссамның архивында яхшы фотолар саклануын әйтте. Фотобәйге ул фоторәсемнәрен халыкка чыгарырга ярдәм итәчәк. Тарихи урыннарның бай фотоархивы барлыкка киләчәк. Әлеге фотобәйгенең ни рәвешле уздырыласы төгәл күзалланмаган. Оештыручылар тәкъдимнәр кабул итә. В «Хазинэ» открылась фотовыставка о Болгаре и Свияжске. В «Хазинэ» открылась фотовыставка о Болгаре и Свияжске. В «Хазинэ» открылась фотовыставка о Болгаре и Свияжске. В «Хазинэ» открылась фотовыставка о Болгаре и Свияжске. В «Хазинэ» открылась фотовыставка о Болгаре и Свияжске.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев