Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яңалыкны кабул итмәү – ахырзаман галәмәте

2005 елда оешкан ИттифакЪ (İttifaQ) татар рэп төркемен оештыручыларның берсе, продюсер Ильяс Гафаров "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында "Минем Нуриев" моноспектаклен хакында, альтернатив башкаручылар дигән атама белән килешмәве хакында һәм эстрада белән заманча юнәлеш арасында "зур упкын" булуы, бәйсез музыканың татар милләтен саклаудагы роле турында сөйләде.

“Минем Нуриев”

- Ильяс, Камал театры кече сәхнәсендә күптән түгел моноспектакль узды... Бу кемнең идеясе иде һәм сез ни сәбәпле шушы форманы сайладыгыз? Безгә шушы спектакль турында сөйләгез әле.

- Узган атнада без Камал театрының кече сәхнәсендә “Минем Нуриев” дигән моноспектакльне уздырдык. Аның идеясе инде былтыр барлыкка килгән иде. Премьерасы кече сәхнәдә бер ел элек булды, ләкин бер ел элек ул бөтенләй башка спектакль иде. Ул яшь, әле әзерләнеп бетмәгән, потенциалы ачылмаган спектакль иде.

Бу ел эчендә ул инде өченче тапкыр күрсәтелә һәм өченче тапкыр күрсәткәндә без аны шактый үзгәрттек. Хәтта Камал театрының кече сәхнәсенең үзенчәлекләрен истә тотып, аңа яңа “фишка”лар керттек дип әйтергә була. Мәсәлән, ике ел әйләнмәгән кече сәхнәнең түгәрәген без спектакльгә кертергә тырыштык.

- Бу спектакль нәрсә турында?

- Нурбәк Батулла исемле биюче, актер дустыбыз Рудольф Нуриевнең зур фанаты. Ул үзенең кумиры белән үзенчәлекле диалогка керә һәм үзенең иҗат дөньясында урын табуы турында фикер алыша. Ул үзенең урыны турында уйлана.

Шулай итеп, спектакль моноспектакль формасында күрсәтелә, ягъни бер актер. Шулай итеп, спектакльдә ул сәхнәдән сәхнәгә күчеп үзе аша төрле образлар үткәрә һәм кумиры белән әңгәмә дәвамында үзенә кирәкле һәм үзен борчый торган сорауларга җавап эзли. Спектакльнең мәгънәсе һәм максаты шул сорауларга җавап эзләүдәдер дип уйлыйм.

“Моноспектакль – актерны иң яхшы ачу ысулы”

- Ни өчен шушындый форма сайладыгыз?

- Бу форманы Нурбәк сайлады. Ул идеянең авторы буларак үзенә иң кызык тоелган форманы сайлаган дип уйлыйм, чөнки, гомумән, татар сәхнәсендә андый спектакльләр күп түгел. Бәлки, соңгы еллар эчендә беренчедер дип әйтергә була.

Шуңа күрә монда, беренче чиратта, яңа формалар эзләү максаты дияргә була.

Икенчедән, моноспектакль - актерны иң яхшы ачу ысулы. Ачык төр дип әйтергә була, чөнки актер белән тамашачы арасында берни дә юк. Бары тик аның хәрәкәтләре, сүзләре, теле һәм аның энергетикасы гына.

- Тамашачылар, тәнкыйтьчеләр тарафыннан спектакль ничек бәяләнде?

- Спектакльгә билетлар берничә көн алдан сатылып бетте. Зал тулы иде. Премьерадан соңгы рецензияләр беренче спектакльгә килә алмаган тамашачыны тагын да кызыксындырды. Залның бер өлеше икенче тапкыр килүчеләр иде. Ә бер өлеше безне беренче тапкыр күрде. Бу ике аудиториянең фикерләре дә аерылды. Кемдер яңа версияне яратып кабул итте, ә кемгәдер элекке версия күбрәк ошады.

Бу, минемчә, куанычлы күренеш, чөнки безнең төп максат та шунда иде: тамашачыны уйландыру, бөтен сорауларга җавап бирми, әйтеп бетелмәгәнлекне саклап калу.

- Сез бу спектакльгә үзегездән нинди өлеш керттегез?

- Мин бу спектакльнең продюссеры булдым, ягъни бөтен оештыру моментлары минем өстә иде һәм аның тавышы өчен җаваплы идем, ягъни барлык музыка эффектларын мин сайладым.

“Яңалыкны кабул итмәү – ахырзаман галәмәте”

 - Бездә ниндидер яңалык булса, аны еш кына бу безнеке түгел диләр, аннары бу ахырзаман галәмәтләре дип гаепли башлыйлар. Сезнеңчә, яңалыкны кабул итмәү каян килә?

- Минемчә, ахырзаман галәмәте – ул нәкъ менә яңалыкны кабул итмәүгә күбрәк карый. Чөнки гел яңа формалар, яңа фикерләр тудыра торган милләт – ул яшәүче милләт дип саныйм. Әгәр дә без бер кабык эчендә ябылып калсак, тирә яктан, дөньядан яңа идеялар, яңа информация кабул итмәсәк, без хәзерге замана белән бергә атлый алмабыз.

Бу минем фикерем генә түгел. Республикада барган бик күп күренешләр шуңа дәлил булып тора. Безнең инновация өлкәсендә уңышлар, шул ук икътисад. Минемчә, болар Татарстанның һәм татар халкының яңалыкларга ачык булуы турында әйтә һәм безгә үсү өчен яңа стимуллар тудыра.

- Аерым алганда, сезнең үзегезнең иҗатыгызны кабул иттеләрме?

- Әлбәттә, беренче елларда безнең нәрсә эшләгәнебезне бик күп кеше аңлап бетермәгән иде.

Шәхсән минем төркемем бик үзенчәлекле сферада иҗат итә. Ул Hip-hop, RnB, Funk һ.б. кара музыкага карый торган жанрлар. Безне берләшү коткарып калды, ягъни башка шундый ук юнәлештәге музыкантлар белән фикер алышу, бер-береңә ярдәм кулу сузу һәм бергә яңа проектлар кору безнең өчен зур этәргеч булды. Моны мин безгә көч бирә торган бер күренеш итеп карыйм.

“Альтернатив” түгел, “бәйсез”

- Сезнеңчә, альтернатив музыка нәрсә ул?

- Дөресен генә әйткәндә, бу башкаручылар үзләрен алай дип атамый. Болай атауны журналистлар, тәнкыйтьчеләр кертеп җибәрде.

Минемчә, бу гадиләштерү максатыннан шулай эшләнгән, чөнки гади тамашачыга артистның кайсы лагерьга караганын тиз арада аңлатып бирү өчен шундый бер яңгырашлы сүз кирәк иде һәм заманында “альтернатив” сүзе шундый бер сүз булды. Ләкин билгеле бер жанрда иҗат итүче төркем һәрвакыт үзенең субкультурасында кайный һәм алар үзләрен билгеле бер жанрга караучы музыкантлар итеп тәкъдим итә.

Соңгы елларда без альтернатив сүзен азрак ишетәбез, чөнки дөньякүләм музыкаль индустрияда “бәйсез музыка” дигән төшенчә барлыкка килде. Соңгы ун ел эчендә ул бик зур үсешкә ия булды. Инглиз телендә ул инди-музыка (ред. indie-music). Татарчага тәрҗемә итсәң, аны бәйсез музыка дип атарга була. Минемчә, мондый музыкантларны бу төшенчә күпкә киңрәк һәм төгәлрәк аңлата.

- Бәйсез музыкага тамашачының мөнәсәбәте ничек үзгәрде? Үзгәрдеме ул? Аны тыңлаучылар арттымы?

- Даими үтә торган фестивальләрдә бу юнәлештәге музыканың тамашачысы артты. Шул ук вакытта һәрбер төркем әкренләп-әкренләп үзенең тамашачысын эзли башлады. Һәрбер төркем дә үзенең аерым йөзен күрсәтергә, үзенең үзенчәлекләрен алга чыгарырга тырыша башлады. Хәзерге вакытта үтә торган төрле фестивальләр, төрле чаралар безгә шундый мөмкинлек бирә, Аллага шөкер. Телисең икән, Folk фестивальдә катнашасың, телисең икән Rock фестивалендә, телисең икән боларның барысын берләштергән фестивальләргә дә чакыручылар бар.

Шуның нәтиҗәсендә, аларның табигый үсеше башланды. Rock музыкантлар rock мохитендә иҗат итәләр һәм чыгыш ясыйлар, ә folk музыка уйнаган артистлар музыканы үз өлкәләренә тараталар һ.б. һ.б.

“Татар музыка сәнгатендә зур упкын бар”

- Башка төрле юнәлешләрнең татар музыкасын һәм гомумән татар халкын үстерүдәге әһәмиятен ничек бәялисез?

- Беренчедән, хәзерге вакытта альтернатив яисә бәйсез музыка үзенә әзрәк ят функцияне үти, чөнки, дөресен генә әйткәндә, безнең урыныбызда поп-музыка булырга тиеш иде.

Алдынгы карашлы юнәлешләр бар, традицион юнәлешләр бар. Бар академик сәнгать, бар субкультураларга хас сәнгать. Һәм менә бу ике чикне бөтен илләрдә дә поп-музыка тутыра.

Ә бездә исә поп-музыка никтер гел артка тартырга тырыша, ул гел гадиләштерү юлы буенча бара. Көнбатышка, шул СНГ илләренә карасаң, алардагы артистлар бөтен яңалыкларны үзләренә бик теләп сеңдерә. Алар аны эшкәртә һәм үз тамашачысына яраклы иттереп, поп-музыкага әйләндерә. Бу процесс натураль рәвештә бара. Мәсәлән, авангардта булган артистлар, рәссамнар һ.б. сәнгать әһелләре авангардта бара, эзләнүләрен дәвам итә. Ә күпсанлы халык белән эш итүче поп-артистлар аларның казанышларын кулланып, көндәлек тормышка яраклаштырып, аларны гади формада тәкъдим итә.

Бездә исә менә бу сегментта бик зур упкын бар дип әйтергә була. Авангард сәнгать арасында һәм традицион, гади, күпсанлы аудитория өчен яраклы сәнгать арасында бик зур бушлык бар. Ниндидер урта класс һаман да җитми һәм, кызганычка каршы, безнең музыкантлар да һаман шул бушлыкны тутырып торырга мәҗбүр. Гәрчә алар гел алга таба барырга теләсә дә, аларның кайберәүләренә бушлыкны тутыру кызык булмаса да. Чөнки һәрбер артист, музыкант эзләнүләрен дәвам итәргә, яңа формалар ачарга тели. Шул ук вакытта ул үзенең тамашачысын да югалтырга курка, чөнки үзеңнән соң кемгә тапшырып калдырасың син ул тамашачыңны? Шул ук банкет җырчыларына тапшырасың булып кала.

“Замана белән бергә атларга кирәк”

- Ике юнәлеш арасында бушлык булуның сәбәбе нәрсәдә? Бу безнең халыкның консерватор булуы белән аңлатыламы?

- Безнең халык консерватор түгел ул. Бездә бит Софья Губайдуллина бар. Бездә беренче булып вальсны керткән композиторлар бар, безнең рәсем сәнгатендә, рәсемнәре Лондонда сатыла торган, лаеклы рәссамнар бар. Шул ук бию өлкәсендә дә безнең йолдызларыбыз бар..

Һәрбер милләтнең үз авангарды бар, ләкин авангардның артында тагын күпсанлы урта класс булырга тиеш. Ә бездә яңалыкны бары тик кечкенә генә төркем аны алга сөрә һәм үзе аша үткәрә, ә калганнарның мөнәсәбәтен мин үзем дә белеп бетермим. Бәлки алар иренәләрдер, бәлки кемнәндер куркалардыр, бәлки аларның максаты башкадыр, бәлки алар өчен бу сүзләр буш сүзләрдер.

Консервативлык һәрвакытта да бар, ләкин ул һәрвакытта да позитив күренеш түгел. Тарихта бик күп шундый мисаллар бар. Кирәк вакытта консерватив була белергә, ә кирәк вакытта замана белән бергә атларга кирәк. Бер кыска вакыт эчендә артта калсаң, син бу дөнья кешесе буларак ниндидер бик кирәкле, тормыш өчен кирәкле әйберләрне күрми, яисә үзләштерми калаласың. Шуңа күрә минемчә, ике юнәлеш тә бер-берсе белән гармонияда, үзенә кызыклы юнәлештә үсәргә тиеш.

“Яшьләр махзсус рәвештә үзләрен консерватив кысаларга ябып калдырды”

- Бәйсез башкаручылар белән эстрада арасында упкын булмасын өчен нишләргә кирәк? Әллә бу котылгысыз күренешме?

- Ул татарларга гына хас проблема түгел, чөнки рус мәдәниятен өйрәнүче кешеләр дә шундый проблема барлыгын әйтә. Аларда моның сәбәбе күп кенә икътисади-сәяси проблемаларга килеп терәлә. Бездә исә икътисади һәм сәяси мохит башка регионнарга караганда әз генә яхшырак. Бездә бөтен мөмкинлекләр дә бар.

Бәлки безгә әле вакыт җитмәгәндер, бәлки ниндидер буын алышынып бетмәгәндер. Музыкантлар арасында да 20-30 яшьлек кешеләр яшьтәшләренә хас булмаган жанрларга кереп, үзләрен махсус рәвештә консерватив кысаларга ябып калдыралар. Аны попса дип тә атап булмый, чөнки чын мәгънәсендә поп-культура булса, ул үзенә ниндидер кызыклы күренешләрне сеңдерер иде. Ул билгеле бер төркемгә генә түгел, ә киң аудиториягә кызыклы булыр иде.

“Музыкада бер сукмакта тапталып йөрүнең нәтиҗәсе моңсу булырга мөмкин”

- Моның сәбәбе бәлки тамашачы җыю теләге белән бәйледер? Шуңа күрә алар халык сораган, моңарчы тапталган сукмактан баралардыр?

- Бәлки проблеманың сәбәбе чыннан да шундадыр. Әмма бер сукмакта тапталып йөрү ул озак дәвам итә алмый. 10 ел үтсен ди, 20 ел үтсен, ди. Билгеле бер моментта яңа адым ясарга кирәк булачак, ягъни буын алышыначак һәм ул буын үзенә кирәкле музыка, сәнгатьне тапмыйча башка өлкәгә китүе бар.

Хәзер мәктәптә укучылар, студентлар буыны арасында татар теле бик киң кулланылышта түгел. Алар татар мәдәниятына әзрәк кимсетеп карый. Алар аны үзенеке итеп хис итми, чөнки соңгы 10-15 ел дәвамында без шундый күренешне күзәтеп киләбез. Моның нәтиҗәләре бик тә моңсу булырга мөмкин.

“Студентларга килделе-киттеле аранжировкалар белән сикереп йөргән артистлар кызык түгел”

- Шәһәрдә ниндидер чаралар узганда, әйтик, КФУ дагы “Җәйге төндәге фән” - шушы яңа юнәлештәге башкаручылар чакырыла. Шушыннан чыгып караганда татар альтернатив музыканың татар өчен әһәмиятен сез ничек билгелисез?

- Яңа буын бәйсез музыкантлар үзләрен шәһәрдә яхшырак хис итә, ягъни шәһәрдә туып үскән аудитория өчен иҗат итә, шәһәрдә уздырылган чараларда күбрәк катнаша һәм шәһәрдә туып үскән тамашачы аларны күбрәк, яхшырак аңлый. Сез әйткән чарада яңа буын бәйсез музыкантларының катнашуы да минем өчен табигый күренеш, чөнки алардан башка тагын кемне чакырырга була?

Мәсәлән, шул ук студентлар бик таләпчән аудитория. Аларга фонограмманы кабызып, килделе-киттеле аранжировкалар белән сикереп йөри торган артист кызык та түгел.

Алар өчен ниндидер фикер яңгырарга тиеш һәм алар бу фикернең аларга якын формасы булырга тиеш. XX гасырда ул rock булган ди, XXI гасыр башында ул электрон музыка, я булмаса төрле жанраларның кушылмасы. Шуңа күрә ул шәһәр яшьләренең теле, аларның табигый мөһите. Монда бернинди дә сәер нәрсә дә юк.

- Димәк, студентлар баянга кушылып, “Сагындым авылымны” дигән җырлар башкаручыны тыңламаячаклар.

- Минем андый мисаллар күргәнем юк әле.

Бу ике чик. Аларның һәрберсенең дә үз урыны булырга тиеш. Кызганычка каршы, Казанда әле тере музыкалар яңгырый торган урыннар күп түгел. Булганнары да, татар музыкасына бераз кимсетебрәк карый, чөнки алар әле XXI гасыр башындагы торгынлыкны хәтерли. Алар музыкаль каналларда әйләнә торган клипларны күрә һәм татарның музыкасы һаман да артта калганнар өчен дип фикер йөртә. Алар шәһәр өчен түгел.

“Милләтнең нигезе авылда гына дип карарга ярамый”

- Минем күзәтүләрем буенча, сезнең бәйсез башкаручылар концертларына күбрәк рус телле татарлар йөри. Моның сәбәбе нәрсәдә? Ничек уйлыйсыз?

- Аларның аудиториясе якынча бертигез. Әгәр алар тулысынча рус телле аудитория булса, безнең нинди телдә җырлавыбыз мөһим дә булмас иде. Дөресен генә әйтсәк, шәһәрдә яшәүче татар яшьләре шулай ук ике төргә бүленә. Аларның бер өлеше татар телендә сөйләшә, татар телен аңлый һәм профессиональ өлкәдә дә куллана. Икенчеләре татар телен бары тик өйдә, я булмаса авылда гына ишетеп калган һәм көндәлек тормышта аны кулланмый торган яшьләр.

Бер төркем өчен татар музыкасы табигый мохиткә әйләнә бара, ә икенчеләр өчен алар экзотика булып яңгырый, ләкин ул сәер экзотика түгел. Ул күбрәк үз милләтеңә карашны яңартып, аңа яңа карау мөмкинчелеге булып күренә. Бәлки шуңа да безнең концертларда беренчеләре дә, икенчеләре дә бертигез күләмдә.

- Татарларда шундый фикер еш әйтелә – милләтнең нигезе, чишмә башы авылда, диләр. Шәһәрдә яшәүче татар яшьләренә игътибар азрак кебек. Сез ничек уйлыйсыз?

- Миңа калса, хәзерге заманда милләтнең нигезе билгеле бер өлкәдә генә дип карарга ярамый, чөнки бөтен дөнья күптәннән шәһәрләргә тартыла һәм ХХ гасыр күп кенә халыкларны шәһәрләштерде. Глобализация аркасында без дә башкалардан бик нык аерылмыйбыз. Мәсәлән, бүгенге Казанга күз салсак, без Россияның иң алдынгы шәһәрләреннән саналабыз. Шул ук вакытта шәһәрләрдәге татарларның 50 проценты татар телендә сөйләшәләр яисә үзләрен татарлар дип саныйлар.

Без нигезне авылларга яисә авыллар белән бәйле күренешләргә генә бәйләп калдырсак, бу бик объектив та булмастыр дип уйлыйм, чөнки татар яшьләренең зур буыны шәһәрдә туып-үсеп, авылны күрмичә яшәп үскән һәм алар өчен дә милләтнең нигезе кайдадыр бар.

ХХ гасыр башында тарихка күз салсак, милләтне алга этәрә торган иң зур көчләр Казанда я булмаса татарлар яшәгән зур шәһәрләрдә яшәгән һәм хезмәт иткән. Күбесе Европа шәһәрләрендә укып, алар белән бертигез дәрәҗәдә эш иткән. 100 ел элек безгә көнбатыш культурасы әз-мәз керә башлаган дип әйтергә була.

“Чык урамга!”

Берничә ел элек бик яхшы “Сотворение мира” дигән фестиваль уздырылган иде. Һәм ул фестиваль елдан ел сыйфатлы берәр татар төркемен сайлап аны үз сәхнәсенә чакыра иде. Заманында ул зур этәргеч булды. Хәзерге вакытта андый зур фестивальләр юк, ләкин ел саен күп кенә шәһәр күләмендә уза торган фестивальләр уза.

Минемчә, монда ике яктан теләк булырга тиеш. Өстән - хөкүмәт тарафыннан моны үстерү һәм ниндидер этәргеч бирү теләге булырга тиеш. Тамашачы ягыннан шул яңалыкларга карата ачык булуы кирәктер дип уйлыйм. Быел уздырылган “Мин татарча сөйләшәм” фестивале алдыннан чыгарган видео-манифестта төп лозунг булып, “Чык урамга” дигән лозунг яңгырады һәм ул бу фестивальның төп фикерләренең берсе дип әйтә алам. Өйдә, үз кабыгыңа бикләнеп утырганчы, урамга чыгып, башка дөньяны күреп, ниндидер яңалыкны сеңдерү һәм үз милләтеңә алып кайту шуның бер таләбе.

“Үзгәреш җиле”

- Безнең татар эстрадасын үстерү өчен “Үзгәреш җиле” фестивале ниндидер этәргеч булачакмы?

- “Үзгәреш җиле”ндә хәзерге эстрада артистлары күп түгел. Ул фестивальдә опера җырчылары да, безнең бәйсез музыкантлар (Зәринә Вилданова) да катнаша. Хәзер эстрадада катнашкан күпчелек артистлар анда керми калды һәм керә дә алмаячак, чөнки оештыручылар үзләренә югары таләпләр куйдылар һәм шул югары таләпләргә туры килерлек башкаручылар исемнәрен ул фестивальдә катнашучылар арасында күрергә була.

Минемчә, ул фестиваль төрлечә узарга мөмкин. Ниндидер конкурентлык тудыру факты үзенә күрә яхшы күренеш, чөнки бер үк чараларда катнашып, елдан ел берүк тамашачы өчен эшләп яту урынына мохитне дә киңәйтергә кирәк һәм артист алдында яңа таләпләр куерга кирәк. Аңлавымча, оештыручыларның максатларының берсе шул иде - Казанда яшәп иҗат итүче башкаручыларны Мәскәү һәм Россия дәрәҗәсендә танылган профессионаллар белән янәшә куеп, аларның һәрберсенең шәхсән дәрәҗәсен үстерү. Моның җимешләре тиздән күзгә күренер. Һәрхәлдә бу чарада үзенә күрә яңалык та бар, традицияләргә игътибарлы караш та бар. Шуңа күрә, тулаем алганда, мин уңай фикердә.

“Кече сәхнәдә – рәссамнәр темасы”

- Сезнең үзегезнең якын арада тәкъдим итәчәк нинди идеяләрегез бар?

- Без кече сәхнәдә үзебезнең экспериментларыбызны дәвам итеп, 20 октябрь көнне Оскар һәм аның төркеменең яңа концертын тәкъдим итәбез. Аның бер үзенчәлеге бар. Без концертта билгеле бер теманы ачырга телибез. Бу рәссамнар темасы. Тамашачыларны рәссамнарның эчке дөньясы белән таныштырырга һәм аларның төрле жанрлары арасында паралельләр төзеп карарга телибез.

“Конкуренция булырга тиеш”

- Иҗат кешеләре арасында конкуренция бар. Ул аеруча эстрадада күзгә чагыла. Әмма бәйсез башкаручылар арасында без бу күренешне күрмибез, алар үзара ярдәмләшеп эшли. Сәбәп нәрсәдә?

- Миңа калса, конкуренция булыр өчен бер жанрда иҗат итүче берничә төркем барлыкка килергә тиеш. Бездә андый төркемнәр һәм артистлар саны алай күп түгел һәм һәрбер артист диярлек үзгә күрә бер жанрның вәкиле булып тора. Жанрлар арасында нинди конкуренция мөмкин. Без шулкадәр аны тудырырга тырышабыз, ләкин, әйтүемчә, санын да сыйфатын да әле үстерәсе бар һәм без бу өлкәдә эшлибез, эшләдек һәм эшләячәкбез.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев