Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яңа уку елына Татарстан Диния нәзарәте ислам башлангыч нигезләрен бирүче бердәм дәреслек чыгара

Бүгенге көндә Татарстан Диния нәзарәтендә Татарстан мәчетләрендә кулланылачак ислам башлангыч мәгълүматлары тупланган бердәм уку әсбабын әзерләүнең йомгаклау этаплары турында фикер алыштылар. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Әңгәмәдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфти урынбасары Рафик Мөхәммәтшин, “Хозур” нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин, Татарстан Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге җитәкчесе Айдар Кәрибуллин, Кукмара мәдрәсәсе директоры Ришат хәзрәт Курамшин һәм республиканың башка мөселман җәмгыятьләре вәкилләре катнашты. “Дини тәрбия” программасы буенча әзерләнгән бердәм дәреслек элек курсларда кулланылган берничә дәреслекне берләштерә. Моннан тыш, дәреслек ике версиядә – өлкәннәр һәм балалар өчен эшләнә. Анда акыйда, фикх, ислам тарихы, әхлак кебек дисциплиналар булачак. Тәҗвид буенча гына (дөрес уку) аерым китап басылачак. Мәчетләрдә курслар яңа уку елы башлану белән ачылачак. Узган еллар статистикасына күз салсак, һәр елны ислам башлангыч нигезләрен 20 меңләп кеше өйрәнә, ә аларга мең ярым мөгаллим дәрес бирә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев