Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яңа театр сезоны премьераларга бай булачак!

Татарстан – театраль республика. Бүгенге көндә республикада 15 дәүләт театры исәпләнә. Көзгә аяк басу белән  әлеге сәнгать коллективлары яңа сезон ачу мәшәкате белән кайный башлый. Татарстан Мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова билгеләп узганча, ел саен республиканың дәүләт театрларында 4 мең тамаша оештырыла, аларны миллионга якын кеше карый. 2015 елда, мәсәлән, театрларга 918950 кеше килгән, бу сан ел саен арта гына бара, ди белгечләребез. Саннарга күзәтүне дәвам итсәк, 2015 елда Татарстан театрларында 66 премьера тәкъдим ителгән. Алар арасында милли классик әсәрләрдән башлап, дөнья драматургиясен дә күрергә мөмкин. Театрларыбыз шулай  ук хәзерге заман авторлары белән дә тыгыз иҗади хезмәттәшлектә. «Яңа сезонда да бу күрсәткечләрне саклап калырга һәм артырырга исәп тотабыз», – ди Эльвира ханым.

– Сәнгатьнең теләсә нинди төре кебек үк, театраллар да профессиональ аралашуга, фикер алышуга, идеяләрне тормышка ашыруга, осталык буенча серләрне уртаклашуга мохтаҗ. Башкалабызда әлеге җәһәттән халыкара, россиякүләм театр чаралары, фестивальләр, форумнар оештырылып тора. Шаляпин исемендәге опера, Нуриев исемендәге классик балет фестивале, «Нәүрүз» театр-агарту форумы, «Шомбай-фест» курчак театрларының халыкара фестивале, К.Тинчурин исемендәге милли драматургия проекты һ.б. Болар барысы да Татарстан сәнгатен камилләштерүгә юнәлдерелгән, – ди министр урынбасары. Казан шәһәренең горурлыгы булган М.Җәлил исемендәге опера һәм балет, Г.Камал исемендәге академия, К.Тинчурин исемен йөрткән драма һәм комедия, Качалов исемендәге, Кариев исемендәге  һәм рус Яшь тамашачы, шулай ук «Әкият» курчак театрлары коллективлары – һәрберсе быелгы сезонны үзенчәлекле һәм премьераларга бай булачак, дип ышандыра. Татар сәхнәсендә К.Тинчуринның «Җилкәнсезләр», Т.Миңнуллинның «Ак тәүбә, кара  тәүбә», Аяз Гыйләҗевнең «Ефәк баулы былбыл кош», Зөлфәтнең «Бармы ришвәткә дәва?», Илдар Юзеевнең «Ак калфагым төшердем кулдан» һ.б. спектакльләрне күрергә мөмкин булачак. Качалов исемендәге рус театрының баш режиссеры революциянең 100 еллыгына махсус спектакль куярга җыенуын да хәбәр итте. Сезонны алар  Шекспирның «Укрощение строптивой» комедиясе белән башлый. М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры исә быелгы сезонда 3  спектакль премьерасы һәм бер концерт  тәкъдим итә: «Летучая мышь» (И.Штраус музыкасы), «Пиковая дама» (П.Чайковский),  «Ромео и Джульетта» (С.Прокофьев музыкасы) һәм «Манон Леско» (Дж.Пуччини) операсы концерт форматында. Моннан тыш, район җирлекләрендәге Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама, Минзәлә, Буа, Әтнә, Бөгелмә, Яр Чаллы курчак театрлары да сәнгать шатлыгы белән уртаклашырга әзерлекләрен хәбәр итә. Быел юбилейлар елы, дисәк тә ялгыш булмас. Г.Камал исемендәге атаклы татар театрының 110 еллыгын, Качалов исемендәге рус театрының 225 елыгын билгеләп узачакбыз.  Бу ике коллектив республикада гына түгел, ә Россиядә дә зур абруй казанган коллективлардан санала. Камаллылар быелгы сезон ачылуны, һәрвакыттагыча, бәйрәмгә әверелдерергә ниятләп торалар. 7 октябрь көнне театр каршында 111 нче сезон ачылу уңаеннан зур чара көтелә. Театр каршындагы мәйданда үтәчәк әлеге бәйрәмнең программасында Камал театры дуслары башкаруында җырлы-биюле номерлар, “Камал театрын колачла” дип аталган флешмоб, популяр спектакльләрдән өзекләр, яраткан артистлар белән фотосессия, театр бинасы буйлап экскурсия һәм шулай ук истәлекле бүләкләр белән конкурслар көтелә, дип хәбәр итә алар. Сезон һәр елдагыча К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл»е белән ачылачак, ә аңарчы театр янындагы мәйданда күңелле чараларда катнашырга мөмкин.

Г.Камал театрының директоры Илфир Якупов: – Бәйрәмебез “Камал театрын колачла” флешмобы белән башланачак. Бу акция Камал театры тарихында беренче мәртәбә үткәрелә. Флешмоб вакытында татар театрын яратучылар, кулга-кул тотынышып, Камал театры бинасын урап алачак. Чара «Кечтүкле уен» (И.Зәйниев), «Гөргөри кияүләре», «Диләфрүз-Remake», «Җанкисәккәем» (Т.Миңнуллин), «Галиябану» (М.Фәйзи) һ.б. тамашачыларыбыз мәхәббәтен яулаган спектакльләрдән өзекләр белән дәвам итәчәк. Ә  бәйрәмнең икенче өлешендә Камал театрының дуслары үз чыгышлары белән сөендерәчәк. Директор ышандырганча, бу көнне теләгән һәркем яраткан артистлары белән фотога да төшә алачак: театр каршындагы мәйданда артистлар үзләре уйнаган спектакльләрдәге геройлар образында яраткан тамашачыларына истәлекле мизгелләр бүләк итәчәк. Шулай ук бәйрәм барышында Камал театры тарихы һәм репертуары буенча төзелгән сораулардан викторина оештырыла. Җиңүчеләрне спектакльләргә чакыру билетлары, китаплар һәм истәлекле бүләкләр көтә.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев