Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Яңа Татарстанның төп үзенчәлеге – ул татар халкының үзаңы үзгәрүе" - Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис

Яңа Татарстанның төп үзенчәлеге – ул татар халкының үзаңы үзгәрүе, - дип саный Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә белдерде. "Ул чор татар халкының алгарышы, демократиягә тартылуы, мәдәнияте һәм әдәбияты үсеше ягыннан иң күп мөмкинлекләр булган чор. Мин үземнең шушы команда кешесе булып, Татарстаның дәүләт символларын эшләүдә катнашуым белән горурмын”, - диде ул. Мәгълүмат өчен, Ренат Харис Татарстанның дәүләт символлары буенча эшче төркемне җитәкли һәм Татарстанның Дәүләт флагын, гербын, гимнын кабул итүгә әзерли. Бу үзгәрешләрне халык шагыйре Минтимер Шәймиев исеме белән бәйли. ““Шәймиев тормышның үсеш баскычларын сикереп узмыйча, һәр басмасына үз аягы белән басып, ныклыгын сынап үткән кеше. Ул үз командасы белән бергә яңа Татарстанны төзи башлады. Минтимер Шәрипович татар халкының иң кыен чагында дилбегәне үз кулына алырга батырчылык иткән кеше”, дип билгеләп үтте ул Татарстанның беренче Президенты турында. Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис Минтимер Шәймиев урынында сәяси тәҗрибәсе, хуҗалык итү тәҗрибәсе азрак булган кеше булса, юлыбыз башкачарак булып, татар халкына кыенгарак туры килүе мөмкин дигән фикердә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев