Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яңа «Татарстан-24» каналы татар телендә сөйләрме?

«Эфир» белән ТРК «Казань» берләштерелеп, яңа «Татарстан-24» каналы барлыкка килде. Шушы ук каналга район телекомпанияләре дә керәчәк. Каналны оештыручылар - «Татмедиа» белән «Эфир» - яңа каналда тапшыруларны татар телендә дә алып бару өчен көрәшә. Ләкин Мәскәү ризалык бирми.

Яңа канал нинди юнәлештә эшләр дигән сорауга килгәндә, тапшырулар концепциясе әлегә әллә ни аерылмый. Ә менә «Татарстан-24» гомумреспублика каналына әверелгәч ничек булыр, билгесез.

«Татмедиа» составындагы район телекомпанияләре яңа каналның территориаль бүлекләре булып калачак.

«Татмедиа» җитәкчесе Андрей Кузьмин әлегә бернинди комментарий да бирми., дип хәбәр итә «БИЗНЕС Online».

Чыганак: http://matbugat.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев